Татарстанның элекке вице-премьеры Мансур Хәснуллин вафат
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 1992-1994 елларда Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары Мансур Хәснуллин вафат булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Мансур Мингали улы Хәснуллин 1942 елның 22 мартында туган. 1966 елда С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын (хәзер — КНИТУ-КХТИ) тәмамлый. 1977 елга кадәр Түбән Кама нефть химиясе комбинатында эшли: башта мастер һәм өлкән мастер, аннары цех җитәкчесе урынбасары һәм цех җитәкчесе, аннары завод комитеты рәисе урынбасары һәм завод комитеты рәисе. Читать дальше...