Новости Уфы
Мы в Telegram
Добавить новость

Самара татарлары «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнары турында: Елаштык та, көлештек тә

Самара татарлары «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнары турында: Елаштык та,  көлештек тә

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Самараның « Бердәмлек » газетасында Эльмира Сәйфуллина «Татар киносы» көннәре турында язды.

Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» Самара татарлары өчен «Татар киносы көннәре» оештырды. 23 — 26 сентябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» дип аталган музыкаль комедия тәкъдим ителде.

Кызганычка, коронавирус зәхмәте аркасында, Камышлыда чараны октябрь аена күчерергә, ә Гали авылында бөтенләй уздырмаска карар кылганнар. Ә менә 26 сентябрьдә Самараның «Художественный» кинематография үзәгендә татар киносы карарга теләүче милләттәшләребез шактый күп җыелган иде. Тамашачыларны «Ялкынлы яшьлек» ансамбле дәртле җыр-биюләре белән каршы алды.

«Татар киносы көннәрен» уздыру өчен «Татаркино» оешмасы вәкиле Эльмира Бәйрәмова, «Әпипә» комедиясе өчен саундтреклар һәм җырлар язган композитор һәм җырчы Вил Усманов һәм «Әпипә»дә төп рольне башкаручы Резеда Сәлахова да килгәннәр иде. Аларга багышлап, «Ялкынлы яшьлек”леләр туган телне саклау, татар киносы, җанисәп темаларына кагылышлы махсус такмаклар чыгарганнар. Артистларыбызның тапкырлыгы Казан кунаклары күңеленә бик хуш килде.

— «Татар киносы көннәре» Россиядә генә үткәрелми, безнең фильмнар чит илләрдә — Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Венгрия, Кыргызстан, Таҗикстан кинофестивальләрендә күрсәтелде. Кайда гына булсак та, безнең фильмнар җылы кабул ителә, — дип сөйләде Эльмира Бәйрәмова. — Әйтергә кирәк «Әпипә» һәм «Сөмбел» карти-налары Мәскәүдән алып Ханты-Мансийск автономияле округына кадәр күрсәтелде инде. Бу фильмнарны караганнан соң, сез дә канәгать калырсыз дип ышанам, — диде ул, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. «Сөмбел» фильмы башлануга залда абсолют тынлык урнашты. Экраннан Татарстанның искиткеч матур табигате сирпелде, гади генә йортлар тезелеп киткән авыл урамнары, иксез-чиксез көнбагыш кырлары, талгын гына сузылган моңлы көй тамашачыларны, бөтен дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, балачакка, туган йортка, яшьлек елларына алып кереп китте сыман.

Драманың сценарие гади генә. Авыл кызы Сөмбел (Сабина Асанова) Булат исемле чибәр егеткә (Айдар Вәлиев) гашыйк була. Нәтиҗәдә, кыз балага уза, ә егет Фәридә исемле башка кызга (Юлия Маленкова) гашыйк була. Булатның әти-әнисе — гомер буе туры юлдан атлаган акыллы кешеләр, улларын Сөмбелгә өйләнергә мәҗбүр итәләр. Әмма Булат Фәридә белән очрашуын дәвам итә. Иренең хыянәте турында белеп алган Сөмбел, сабыен алып, Бохарага абыйсы янына күчеп китә. Бу хәлләрдән соң Сөмбелне күптән яратып йөргән Булатның энесе Байсар (Динар Хөснетдинов) аның артыннан омтыла…

Кино ахырында барлык геройлар да, үз бәхетләрен табып, бергәләшеп зур гаилә булып яшәп калалар. Сюжет бераз һинд киносын хәтерләтә дисәм, минем белән килешүчеләр дә булыр, дип уйлыйм. Әйе, «Сөмбел» драмасында, кызганычка, тормышта еш очрый торган хәл күрсәтелә, искитмәле берни дә юк кебек. Әмма, тамашачылар нигәдер мышык-мышык борын тарткалап, күз яшьләрен сөрткәләп утырдылар. Бәлки бу артистларның һәм режиссерның осталыгы турында сөйлидер?

Экран сүнде, залда ут кабынды. Әмма кунаклар китәргә ашыкмадылар, Эльмира Бәйрәмовага сораулар яудыра башладылар. Аларны артистларны сайлап алу принцибы, Сөмбелнең русча сөйләшүе, әтисенең булу-булмавы кызыксындырды.

— Минем әтием украин кешесе, ә әнием рус милләтеннән. Татар киносы русча субтитрлар белән булачагын белгәч, бу драманы карарга булдым, — дип башлады тамашачылар арасында утырган мөлаем гына ханым. — Сюжет бәлки гадидер, әмма артистларның осталыгы күңелемә хуш килде. Беренчедән, бик матур артистлар уйный, икенчедән, аларның ихласлыгы тамашачыны төп геройлар белән бергә кайгырырга һәм шатланырга мәҗбүр итә. Бүгенге көндә гаиләдә борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәү сыйфаты татар халкына гына хас, минемчә. Ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте дә фильмда бик әйбәт күрсәтелә. Кыскасы, артистларга һәм фильмны безнең хозурга тәкъдим итү өчен көч куйган барлык белгечләргә дә бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, — дип сөйләде якташыбыз. «Әпипә» комедиясен карарга килүчеләр арасында «Анда бит бөтен яраткан артистларыбыз уйный. Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, „Фәридә-Алсу“ дуэты, „Зө-ләй-лә“… Ничек шундый киноны карамаска инде», диючеләр күп иде. Чыннан да, бу музыкаль комедиядә татар эстрадасының бер төркем танылган артистларының гастрольләргә барышы күрсәтелә. «Әпипә» дип аталган хатын-кызлар музыка ансамблендә яңа баянчы пәйда була. Картина артистларның көтелмәгән хәлләрдә үз-үзләрен тотышы, сәхнә образларын онытып, гади хатын-кызларга әверелүләре һәм төрле проблемаларны чишүләре турында. Комедиядә бик күп танылган җырлар, яңача эшкәртелгән борынгы халык җырлары яңгырый. Комедия жанрында төшерелгән беренче татар киносы буларак, «Әпипә» тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде.

Кино тәмамлангач, сәнгать сөючеләр фойеда «Белоснежка» кафесы әзерләгән татар-милли ризыклары белән чәй эчеп, Сөмбел белән Байсар, «Әпипә»нең көчле рухлы чибәркәйләре турында фикер алышуларын дәвам иттеләр. Анда күрше Башкортостаннан килгән тамашачылар да бар иде. Нефтекамск шәһәренең Татар халык театрында 30 елдан артык хезмәт иткән актриса Резеда Шәфыйкова киләчәктә Самарага күченергә уйлый икән.

— Бүгенге чарадан искиткеч уңай энергия алдым. «Ялкынлы яшьлек»кә зур рәхмәт, алар белән рәхәтләнеп биедем дә, җырладым да. Бүген мин Самара халкына гашыйк булдым, — дип елмая апа. — «Татар киносы көннәре”нә мине кызым алып килде, бик әйбәт ял иттем. «Сөмбел» дә, «Әпипә» дә бик ошады. Башта бераз елашып алдык, аннары рәхәтләнеп көлештек… Мондый чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт!

— Кызганычка, туган телебезне белүче милләттәшләребез саны кими бара. Бу хәл яшьләр арасында аеруча күп очрый. Шуңа күрә ата-ана белән бала арасында булырга тиешле мөнәсәбәтләрне ачып биргән, гаилә әдәбен күрсәткән татар кинолары карау барыбыз өчен дә бик файдалы, — дип сөйләде мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

— Башка төбәкләрдә «Татар киносы көннәре» узуы турында ишеткәч, Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә дә татар телендә төшерелгән кинолар күрсәтү теләге туды. Миңа калса, тамашачылар бик канәгать калдылар. «Татаркино» оешмасы белән мөнәсәбәтләребез озын гомерле булыр, дип өметләнәбез, — ди «Туган тел» Самара өлкә татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Хвост ледохода в Усть-Пинеге: что происходит на реках Поморья 29 апреля



Здоровье

Оформить медицинскую книжку




Українські новини

Депутат Миколаївської облради Кормишкін вперше опублікував своє весільне фото



Новости 24 часа

Миллионы — в хлам. Мажоры и блогеры разбивают в Москве дорогущие машины



Game News

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Нефтекамск

Жесткая драка трех девушек в башкирском Нефтекамске попала на видео



News Every Day

Tom Aspinall says UFC 304 start time is ‘awful’ and should be changed as Brit provides update on next opponent



Интернет

Google вложит 2 миллиарда долларов в дата-центр в Индиане



Нефтекамск

Жительница Нефтекамска оставила открытой свою машину и авто угнали



Виктор Цой

Бразильский футболист: «Я — большой фанат Виктора Цоя»



Нефтекамск

За сутки жители Башкирии отдали мошенникам почти 5 млн рублей



Рафаэль Надаль

Легечка обыграл Надаля и сыграет с Медведевым в 1/4 финала «Мастерса» в Мадриде



Уфа

Уфа. Было — стало - 9



Павел Воля

«Я тебя предупреждал, что если мы будем копаться в тебе, тебе будет неприятно!» Константин Гецати расстроил Павла Волю своим «видением» в новом выпуске «Шоу Воли» на ТНТ



Симферополь

Еженедельный вестник катастроф



Нефтекамск

Башкирский самокатчик нокаутировал мужчину, угрожавшего соседям отверткой



Башкортостан

Радий Хабиров рассказал о развитии туризма в Башкирии



Москва

Тарифы ЖКХ вырастут в России



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Нефтекамска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Нефтекамска или других населённых пунктов Башкортостана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Нефтекамске можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Нефтекамске и Башкортостане




Новости Башкортостана

Жесткая драка трех девушек в башкирском Нефтекамске попала на видео

В центре Москвы задержали Диану Шурыгину и ее знакомого криптобизнесмена

В ГИБДД показали кадры самых жутких наездов на пешеходов в Башкирии

В красивую дату 24 апреля в Башкирии оформили брак более 300 пар


Нефтекамск

Башкирский самокатчик нокаутировал мужчину, угрожавшего соседям отверткой






Rss.plus

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Героическое участие армян в СВО. Часть третья

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга

Миллионы — в хлам. Мажоры и блогеры разбивают в Москве дорогущие машины

Moscow.media
Башкортостан

Глава Башкирии Радий Хабиров поздравил пожарных с профессиональным праздником



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Антонина Арталевская

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week




Спорт в Башкортостане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Уфе прошел республиканский турнир по настольному теннису памяти Владимира Жириновского

Экс-футболист Колыванов: динамовцы использовали свой шансик против "Зенита"

Школьницы из Новосибирской области вошли в состав участников и призеров Всероссийской олимпиады по ОБЖ


WTA

Азаренко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


WTA

Азаренко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Мадриде



Частные объявления в Нефтекамске, в Башкортостане и в России