Әлмәт политехника техникумында «Арт-Сабантуй» картиналар күргәзмәсе эшли башлады
(Әлмәт, 11 апрель, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәтнең политехника техникумда «Арт-Сабантуй» күргәзмә-конкурсы башланды. Ул балалар һәм сугыш. темасына багышланган. Күргәзмә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм узган ел узарга тиеш булган. Тик пандемия аркасында бу картиналарны берәү дә күрмәгән. Шуңа күрә оештыручылар конкурс темасын үзгәртмәскә карар иткән. Ошаган картинаны сайлап, күргәзмәдә ук тавыш бирергә мөмкин. Проектның сайтында тавыш бирергә, бер үк вакытта әсәрләрнең авторлары турында белергә мөмкин. Быел Идел-Урал төбәге рәссамнары гына түгел, ә Новосибирск һәм Санкт-Петербургтан да катнашучылар бар. Картиналар 12 шәһәр мәйданчыгында урнаштырылачак. Җиңүче халык тарафыннан тавыш бирү юлы һәм профессиональ жюри ярдәмендә билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр 15 майда картиналар галереясында ясалачак.