«Нурлы Рамазан» бәйгесендә җиңүчегә хаҗга юллама тапшырдылар
Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтендә Рамазан аена биналарны һәм җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесендә җиңүчене һәм финалга чыгучыларны бүләкләделәр.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, кунакларны сәламләп, бәйгедә катнашучыларның барысына да изге ниятләре өчен рәхмәтен белдерде һәм Рамазан ае хөрмәтенә җәмәгать урыннарын бизәү әлеге мөбарәк айның әһәмиятен һәм фазыйләтләрен искә төшерү булып хезмәт итә, дип ассызыклады.
«Без бәйге үткәрүнең уңай нәтиҗәләрен күрәбез: күп кенә оешмалар һәм кибетләр, үз эшләрен конкурска җибәрмәсәләр дә, урамнарны һәм биналарны Рамазан аена бизәп куялар. Бу исә әлеге башлангычның хуплау табуын һәм ихтыяҗ булуын күрсәтә. Биналарны һәм урамнарны Рамазан ае хөрмәтенә бизәп, без кешеләргә бу айның бөеклеген күрсәтәбез. Раббыбыз разый булсын! Бу башлангыч дәвам итсен», – диде ул.
Узган елгы җиңүче – Мөслим районында имам булып эшләүче Җәмил хәзрәт Газыймов та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Быел ул янәдән әлеге конкурста катнашты һәм киләчәктә дә мәчетне, үз йортын һәм үзенең урамын бизәүне дәвам итәчәгенә ышандырды. Ул шулай ук хаҗга барудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм финалистларга үзенең теләкләрен җиткерде.
«Бөтен дөньядан хаҗга баручы миллионлаган кешенең берсе «Нурлы Рамазан»да катнашучы булачак. Аллаһы Тәгалә бүген безнең арадан кайсы да булса беребезне сайлап алыр һәм Үзенә кунакка чакырыр», – диде ул.
Финалга узучылар:
- Казанда «Сәлах» мәчетен бизәгән Муллагилдина Юлия Юнир кызы;
- Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе янәшәсендә урнашкан «Әбүгалисина» мәчете;
- Сафина Алисә Рамил кызы – Яшел үзән районының Норлат авылындагы шәхси йорт;
- Әхмәтҗанова Эльмира Хатыйп кызы – Мамадыш районының Түбән Ушма авылындагы шәхси йорт;
- Нәсифуллина Гөлназ Илдус кызы – Мөслим районының Олы Чакмак авылындагы мәчет;
- Газыймов Ильяс Җәмил улы – Мөслим районының Баланлы авылындагы шәхси йорт һәм мәчет;
- Сәлахиев Зөфәр Имам улы – Саба районының Курсабаш авылындагы шәхси йорт;
- Гафиятов Алмаз Сәүбән улы – Саба районының Мишәбаш авылындагы мәчет;
- Тимергалиев Альберт Шәйхеразый улы – Байлар Сабасындагы шәхси йорт;
- Ишмөхәммәтов Илнур Илдар улы – Кукмара районы Зур Сәрдек авылындагы шәхси йорт.
«Нурлы Рамазан-2026» бәйгесендә Кукмара районы Зур Сәрдек авылыннан Ишмөхәммәтовлар гаиләсе җиңү яулады. Жюри бинаның бизәлеш күләмен аерым билгеләп үтте: шул рәвешчә ул башка катнашучыларның эшеннән күпкә өстен булып танылды.
Ишмөхәммәтовлар әзерләгән «Рамазан рәхмәт ае» һәм «Рамазан мөбарәк» дигән зур язулар ерактан игътибарны җәлеп итә һәм күз явын ала. Гаиләнең даими рәвештә әлеге бәйгедә катнашып килүе дә игътибарга лаек: «Нурлы Рамазан»да алар өченче мәртәбә катнаша, узган елны финалистлар исемлегенә кергән булсалар, быел җиңүче булып танылдылар. Төп бүләк – 2027 елда хаҗга бару бәхете – юлламаның сертификатын аңа мөфти Камил хәзрәт һәм Татарстан Республикасындагы рәсми хаҗ операторы «ДУМ РТ Хаҗ»ның җитәкчесе урынбасары Илдус хәзрәт Сабитов тапшырды.
Бәйгедә җиңүче билгеләп үткәнчә, ул җиңү өчен түгел, Аллаһның ризалыгын алу өчен катнашкан. Илнур абый бәйге үткәрелү хакында газетадан укып белгән, конкурста катнашу фикерен балалары хуплап алган. Ул үзе яшь вакытта рәссам һөнәрен үзләштергән. Өйне бизәүдә бөтен гаиләсе катнашкан. Барлык бизәлеш материалларын ул үз кулы белән ясаган. Айның биеклеге генә дә 3 метрга якын.
Җиңүче ассызыклаганча, аның гаиләсе авылдашларына Рамазан аеның матурлыгын чын күңелдән күрсәтергә, аңлатырга, дәгъвәт кылырга тырыша. Алар киләчәктә дә, башкалар өчен үрнәк булып, конкурста актив катнашырга ниятли.
Рамазан ае хөрмәтенә җәмәгать урыннарын иң матур тышкы бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесендә Татарстанның төрле почмакларыннан 52 бина катнашты: шуның 22се – шәхси йорт, 18е – мәчет, 6сы – ислам белем бирү учреждениесе, шулай ук 7 кибет һәм кафе. Бәйге республика халкы арасында зур кызыксыну уятты.
Катнашу өчен гаризалар Казаннан һәм Чаллыдан, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел үзән, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Тукай, Питрәч, Теләче, Чистай районнарыннан килеп иреште. Казанда һәм Кукмара районында – 7шәр, шулай ук Саба һәм Мөслим районнарында 5әр бина бизәлде. Аеруча конкурска янәдән кушылып, республикада әлеге традицияне ныгытырга – урамнарда Рамазан ае мохитен тудырырга ярдәм иткән катнашучыларның булуы игътибарга лаеклы, диелә хәбәрдә.
- Быел Татарстанда изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәүдә ярышу буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесе дүртенче тапкыр оештырылды. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар һ.б. чакырылды.
- Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае төгәлләнгәнче сакланырга тиеш иде. Иң яхшы тышкы бизәлешне сайлап алганда ислам символикасын һәм Рамазан элементларын куллану; оригинальлек һәм новаторлык; масштаблылык; эстетик күркәмлек; бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү; ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану кебек күрсәткечләр исәпкә алынды.
- 2023 елда бәйгедә абсолют җиңүче булып Сәетовлар гаиләсе танылды, 2024 елда – Кукмара районының Туембаш авылыннан Мөэминә Хәбибуллинаның шәхси йорты, 2025 елда Мөслим районының Баланлы авылында үз гаиләсе йортын бизәгән Газыймовлар гаиләсе җиңү яулады. Алар конкурсның төп бүләге – «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама белән бүләкләнде.