Мы в Telegram
Добавить новость

Нобель премиясен алган татар язучысы – бу хыял чынга ашарлыкмы?

Нобель премиясен алган татар язучысы – бу хыял чынга ашарлыкмы?

Татар язучылары Нобель премиясен алырлыкмы? Һич булмаса, Нобель премиясен алып була, дип хыяллана аламы?

Татарстанда Әмирхан Еники хикәяләре буенча «823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильм төшерелә. Аның сценарий авторы – Мәскәү киносценаристы Валерия Байкиева, өч хикәяне берләштерү өчен, яңа персонаж керткән: хикәяләрдә сурәтләнгән вакыйгалар татар язучысы аша бирелә. Валерия Байкиева әлеге зур язучыны Казаннан читтә яши итеп күз алдына китерә һәм аның Нобель премиясе лауреаты булуын да билгеләп үтә.

Киносценарий уңышлы дип бәяләнде. Әмма геройның, ягъни татар язучысының Нобель премиясе лауреаты булуы әлеге фильмда төшүчеләрдә бераз каршылык тудырган.

Илдар Хәйруллин: «Безнең язучылар Нобель премиясе алырга мөмкин. Ләкин булмаган әйберне күрсәтү дөрес түгел. Башта бирсеннәр!»

«Минем персонаж Әмирхан Еники әсәрләрендә юк. Өч новелла аның карашы аша күрсәтеләчәк. Ул – бүгенге көн кешесе. Өлкән яшьтә. Әле сценарийда аны Нобель премиясе лауреаты дип тә язганнар. «Сызып ташлагыз, анысы бөтенләй әкияткә китә, җитдирәк карагыз», – дидем. Анысын алып ташладылар...» – дип комментарий бирде танылган язучы ролен башкаручы хөрмәтле шәхесебез, Татарстанның халык, Россиянең атаказанган артисты Илдар Хәйруллин.

Татар язучысының Нобель премиясе лауреаты булуы мөмкин хәл түгелмени?

Илдар Хәйруллин: Мин, безнең язучылар Нобель премиясе алырга мөмкин, дип уйлыйм. Ләкин булмаган әйберне теләк белән генә күрсәтү, миңа калса, дөрес түгел. Башта бирсеннәр! Безнең Гаяз Исхакыйдан башлап искитмәле язучылар бар. Бервакыт аның китабын үзем белән ял йортына алдым. Кич белән «Сөннәтче бабай»ны укый башлаган идем... югыйсә кат-кат укылган... китапны укый-укый таң аткан икән, балконга чыктым... шул кичерешләрдән күземнән яшь ага башлады. Мондый язучы, әлбәттә, Нобель премиясенә лаек. Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники... искитмәле... 47 ел Казан театр училищесында укытам – студентларга иң элек Әмирхан Еники әсәрләрен бирәм. Анда тел дә, гореф-гадәт тә, рух та, татарның моңы да. Миңа калса, ул Нобель премиясенә лаек. Тагын да бар...»

Ркаил Зәйдулла: «Татар язучысының икесенең берсе Нобель премиясенә лаек димим, ләкин андыйлар бар»

Хикәяләрне тоташтыру өчен сценарист өстәгән персонаж – Казанга кайткан язучы. Киносценарийда зур язучының Нобель премиясе лауреаты булуы да язылган булган, ди. Әмма әлеге рольне уйнаучы Илдар Хәйруллин моңа каршы чыккан. Безнең язучы Нобель премиясе лауреаты була алмыймы?

Ркаил Зәйдулла: «Мин дә каршы булдым. «Татар язучысы» темасын юмор-сатирага әйләндермик, дип шалтыраттым. Дөнья мәйданына чыгу бит әле ул – әсәрең югары дәрәҗәдә язылган дигән сүз генә түгел. Бик күп факторлар бар. Мәсәлән, Европа, Америка язучылары белән шәхси танышлыгың да кирәк – практика шуны күрсәтә. Әйтик, Светлана Алексиевич (2015 елда Нобель премиясе алды. – авт.) озак еллар Европада яшәде, аның үзен дә белделәр, әсәрләре дә чит телләрдә чыкты. Аны бит, дөресен генә әйткәндә, коеп куйган язучы дип тә булмый, нигездә публицистика. Андый әсәрләр дөнья әдәбиятында бик күп. Әмма рус телендә язучы белорус язучысы шулай калкып чыга алды. Җыр текстлары авторы, бард Боб Диланга да бирделәр аны. Һәр премия кебек, Нобель премиясен дә 100 процент объектив була, дип уйламыйм. Бохараев Лондонда яшәде, аның Нобель премиясен алу өчен мөмкинлекләре бар иде, дип уйлыйм – иртәрәк үлеп китте.

Тагын бер әйбер бар – анда, әдәби әсәрнең сыйфатыннан тыш, язучының нинди шәхес булуына игътибар итәләр. Дөньяның агышы белән риза булмаган протестлы шәхесләргә бирәләр. Монда хайп та бар инде. Мәсәлән, Орхан Памукка Нобель премиясе сәясәттә ниндидер сүз әйткәнгә бирелде. Ул әрмәннәргә геноцид булуын, көрдләр проблемасын күтәреп чыкты. Нобель премиясен алганнан соң тавышын ишеткәнем юк. Ә менә итальян язучысы Умберто Эконың «Имя Розы» дигән гениаль әсәре бар. Аның буенча фильм да төшерелгән. Ул язучы Нобель премиясенә лаек булмады. Шуңа, Нобель премиясен алмаган язучылар көчлерәк тә булырга мөмкин.

Татар язучыларының икесенең берсе Нобель премиясенә лаек димим – сүз дә юк, ләкин андыйлар бар. Мәсәлән, Әмирхан Еники. Мин аны кайта-кайта укыйм, Нобель премиясе алганнардан ким түгел. Фикерле шәхес иде. Кыскасы, Нобель премиясе алу мөмкинлеге бар, ләкин ул миңа рәшә сыманрак тоела».

Белешмә: Әдәбият буенча Нобель премиясе – Альфред Нобель васыять итеп калдырган 5 премиянең берсе. Ул 1901 елдан башлап ел саен бирелә. Хәзерге вакытка кадәр ул барлыгы 118 кешегә тапшырылган.

Премиянең лауреатлары гына билгеле, аңа дәгъва итүчеләр исемлеге дә 50 ел сер итеп саклана.

Нобель фонды уставы буенча, кандидатларны әдәбият буенча премиягә Швед академиясе әгъзалары, төрле югары уку йортларының әдәбият һәм лингвистика профессорлары, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары, әдәби иҗат буенча авторлык берлекләре рәисләре тәкъдим итә ала. Кандидатларны әдәбият буенча Нобель комитеты билгели, ә Швед академиясе лауреатларны сайлый.

Нобель премиясе лауреатлары арасында күпчелеге – инглиз, француз, немец, испан телендә язучылар. Лауреатлар арасында төрки телле бердәнбер язучы – төрек язучы Орхан Памук – премияне 2006 елда алган.

Кайчандыр Россиягә караган җирлектә туган кайбер лауреатларның биографиясендә яки иҗатында татарларга бәйләнеш табарга була.

1905 елда Нобель премиясенә лаек булган Генрик Сенкевич (1846-1916) – әтисе ягыннан татарлардан чыккан поляк язучысы. Премия алган вакытта ул Россия империясе ватандашы буларак күрсәтелгән. Чөнки тумышы белән ул чакта Россиягә кергән Луков шәһәре янәшәсендәге Воля-Окшейск авылыннан (Люблин воеводасы). Генрик Сенкевичның әтисе ягыннан татар бабалары XVI гасырда Литва кенәзлегенә күчеп утырган, ике гасырдан соң, XVIII гасырда әлеге нәсел исламнан католиклыкка күчкән.

1958 елда Нобель премиясе лауреаты булган Борис Пастернакның татарларга бәйләнеше – Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда яшәве. Хәер, «Детство Люверс» дигән повестенда татар геройлары булуын өсти алам. Әсәрдә кызыклы юллар бар: «Отец Ахмедьяновых торговал железом. В год между рождением Нуретдина и Смагила он неожиданно разбогател. Тогда Смагил стал зваться Самойлой, и сыновьям решено было дать русское воспитание».

1965 елда «Тихий Дон» роман-эпопеясы өчен Нобель премиясе алган Михаил Шолоховның әлеге әсәрендә төп вакыйгалар Татарский хуторында бара. Дон казаклары гаскәрләрендә хезмәт иткән татарлар бирегә Пенза өлкәсеннән килгән, дигән версия бар.

Поляк язучысы Владислав Реймонтның (1924 елда Нобель премиясе алган) «Последний сейм Речи Посполитой» дип аталган тарихи романында да вак сәүдәгәр татар образы бар.

«Немного погодя вошел человек небольшого роста, плечистый, с реденькой рыжеватой бородкой, раскосыми глазами и широким лицом. На бритой голове его красовалась тюбетейка, малиновая рубаха была запущена в шаровары, а поверх нее накинут синий кафтан, густо собранный на поясе в сборки. Он подал Зарембе синий клочок бумаги с выколотым в уголке треугольником.

Заремба посмотрел на бумажку и, опасаясь какого-нибудь подвоха, проговорил сухо:

– Что это за комедия? Вы что, немой?

Маркитант усмехнулся и, шепнув формулу посвященных, прибавил вслух:

– Зовут меня Махмут Беляк, из Лостои, брат майора Амурада. Татарин, как изволите видеть, ваше благородие, родом и верный слуга польской отчизне... – Он крикнул по-татарски в сени, и через минуту в комнату были внесены длинные лубяные короба, обвязанные веревками. ...  –  По червонному целкачу на магарыч, мне Коран запрещает пить вино и угощать им».

1987 елгы Нобель премиясе лауреаты Иосиф Бродскийның «Была весна, и я как раз тогда / ходил в одно татарское семейство, / неподалеку жившее» дигән юллары искә төшә.

Әлегә шулар.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

«Ростелекома» установил 1222 камеры для наблюдения за ходом государственной итоговой аттестации в Оренбургской области



VIP

Пластический хирург, косметолог и дерматолог Мадина Байрамукова: как правильно спать, чтобы не было морщин




Українські новини

Виставку «Світ Велетнів» в парку Боздош (м.Ужгород) продовжено до 30.06.2024 року



Новости 24 часа

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”



Game News

Мафия-НН: отличная команда сплоченных коллег, которые стали друг другу почти как семья.



Пенза

В Ульяновске личный состав Росгвардии обеспечил безопасность во время проведения массовых праздничных гуляний



News Every Day

Tesla under investigation over Fremont factory toxic emissions, and faces lawsuit over alleged health harms



Интернет

Hybrid вышла на рынок Мексики



Пенза

Росгвардейцы из Мордовии вторые на чемпионате Приволжского округа Росгвардии по ориентированию на местности



Элджей

Концерт Элджея в Новосибирске требуют запретить



Пенза

Пензенские спасатели потушили полыхающую траву, площадью 4 гектара, в Ухтинке



Арина Соболенко

Рыбакину и Соболенко «отправили» в полуфинал «Ролан Гаррос»



Пенза

Сотрудники Росгвардии напомнили жителям Пензенской области о правилах хранения оружия в период летних отпусков



Культура

Бурятский театр кукол "Ульгэр": Россия, Культура, Театр, Дети, Новости - выступление в Иволгинском буддийском дацане на конкурсе по бурятскому языку



Симферополь

Библиотечная лужайка «Хорошие книги читай – о жизни побольше узнай», к Общероссийскому дню библиотек.



Пенза

В Пензенской области прошли соревнования по автокроссу «Золотой колос»



Пензенская область

Олег Мельниченко рассказал об открытии нового Семейного МФЦ в Пензе



Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о переходе российских предприятий на отечественное ПО



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Пензы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Пензы или других населённых пунктов Пензенской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Пензе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Пензе и Пензенской области




Новости Пензы

В Ульяновске личный состав Росгвардии обеспечил безопасность во время проведения массовых праздничных гуляний

Сотрудники Росгвардии напомнили жителям Пензенской области о правилах хранения оружия в период летних отпусков

РСХБ: производство кондитерской продукции в 2023 году увеличилось на 141,1 тыс. тонн

1 км = 100 рублей на благотворительность: или как онлайн принять участие в Зелёном Марафоне Сбера


Пенза

Сотрудники Росгвардии напомнили жителям Пензенской области о правилах хранения оружия в период летних отпусков






Rss.plus

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

Moscow.media
Пензенская область

Олег Мельниченко отправился в Узбекистан в составе делегации Владимира Путина



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Фрэнк Синатра

Все же ДиКаприо? Тина Синатра не позволила Кевину Спейси сыграть ее отца в кино




Спорт в Пензенской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Нижнем Ломове на трассе «Золотой колос» прошли соревнования по автокроссу

В Пензе 28 мая закроют Олимпийскую аллею на обработку от клещей

Стала известна дата закрытия Олимпийской аллеи в Пензе на обработку от клещей


Янник Синнер

Янник Синнер: «Нужно наслаждаться давлением, потому что мы не врачи, которые оперируют людей»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Пенза

Пензенцы могут заряжать свои смартфоны в новых троллейбусах



Частные объявления в Пензе, в Пензенской области и в России