Россиянең Оборона Министрлыгы Украинаның сигез очкычын юк итү турында белдерде
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). РФ Кораллы көчләренең күктән ясалган хөҗүмгә каршы тора торган оборона истребительләре һәм комплекслары тәүлек эчендә Украинаның 16 оча торган аппаратын юк иткән.
Россия Оборона министрлыгы вазгыятьне ничек бәяләве турында аның рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Хәрби ведомство мәгълүматларына караганда, дүрт Су-27 һәм бер МиГ-29 Җитомир районында, бер Су-27 һәм бер Су-25 Радомышля районында, тагын бер Су-25 Нежин янында юк ителгән.
Моннан тыш, хәрбиләр Киев районында ике Ми-8 вертолетын һәм алты пилотсыз очу аппаратын, шул исәптән Bayraktar TB2 вертолетын юк итү турында хисап тотты.
Конашенков сүзләренчә, бомбардировка һәм штурм авиациясе өч «Бук М1» ЗРК һәм өч радиолокацион станцияне җимергән. Шулай ук С-300 зенит ракета комплексы юк ителгән.
Искәртеп үтәбез, 24 февраль иртәсендә РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты һәм Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Шуннан соң Көнбатыш илләре Россиягә каршы санкцияләрне катгыйлаштыра башлады.
Соңрак Роскомнадзор Россия массакүләм мәгълүмат чараларыннан Украина территориясендәге махсус операцияне яктыртканда Россиянең рәсми чыганакларындагы мәгълүматтан гына файдалануны таләп итте. Аннары Путин РФ Кораллы Көчләре гамәлләре турында дөрес булмаган мәгълүмат өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү турында законга кул куйды.