Казаннан Пермь һәм Салехардка авиарейслар яңартыла
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 30 ноябрьдән Казан-Пермь-Салехард маршруты буенча авиарейслар яңартыла. Очышлар атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Казаннан самолет 7:10 сәгатьтә очачак, Пермь аэропортына 10:05 сәгатьтә килеп җитәчәк, 10:50 сәгатьтә Салехардка китәчәк, анда 13:05 сәгатьтә төшәчәк. Кире самолет Салехардтан 14:00 сәгатьтә очып китә һәм Пермь аэропортына 16:10 сәгатьтә төшә, аннан 16:55 сәгатьтә Казанга юл тотачак. Татарстан башкаласы аэропортында самолет 15:55 сәгатьтә булачак. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе матбугат хезмәте. Маршрутка Канада авиалайнерлары Bombardier CRJ-200 җәлеп ителәчәк, аның максималь сыйдырышлылыгы — 50 кеше.