Мәскәү табиблары Казанда сәламәтлеге белән проблемалары булган балаларны кабул итте
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда «Сәламәтлек дулкыны» XV Бөтенроссия акциясе узды. Федераль медицина үзәкләре белгечләре Татарстан балаларына һәм хатын-кызларга сәламәтлек проблемалары буенча консультация бирергә килгән. Мәскәү табиблары 5-13 сентябрь көннәрендә Идел, Кама елгалары буйлап теплоходта 9 шәһәргә барырга ниятли. Казан — Алабуга — Сарапул — Пермь — Чайковский — Чистай — Ульяновск — Чабаксар — Түбән Новгород шәһәрләрендә тукталып, авыруларны кабул итәчәкләр. Читать дальше...