Түбән Новгород өлкәсендә Хаммәт Җиһаншин истәлегенә хәтер тактасы ачылды
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Шөбиле клубында хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Хаммәт Җиһаншинның исемен мәңгеләштереп, Хәтер тактасы ачылды. Тантанага аның якыннары һәм авыл картлары җыелган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Тактаны Россия эчке эшләр органнарының «Сергачский» муниципальара бүлегенең иҗтимагый тәртипне саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, майор Алексей Лосев һәм бу гамәлнең төп инициаторы һәм оештыручысы... Читать дальше...