Рифат Фәттахов: Мишәрләр — татар халкының бик үзенчәлекле һәм бик ышанычлы төркеме
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов мишәрләрне татар халкының үзенчәлекле төркеме дип саный. «Мишәр дигән этносның үзенчәлеге бар. Ул аның телендә, гореф-гадәтендә, мәдәниятендә, милли ашларында да чагыла. Мишәр — татар халкының бик үзенчәлекле һәм бик ышанычлы төркеме. Мишәрләр бервакытта да татар халкын сатмый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкәсенең Октябрь районы Актук авылында туып үскән. Читать дальше...