Татарстанда яшьләрнең "социаль яктан үзләрен ничек хис итүләрен" тикшерәчәкләр
Бу тикшеренү бөтен шәһәрләргә һәм районнарга кагылачак, аның нәтиҗәләре 2030 елга кадәр гамәлдә булачак яшьләр сәясәте стратегиясенә нигез итеп алыначак. Бу стратегиянең төп максаты - республикадагы "яшьләрнең тормыш сыйфатын арттыру".