Нахакка 13 ел утырып чыккан Башкортстан пенсионеры медиадан ярдәм сорады
25 декабрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Фәтхулла Исхаковка рухи зыян өчен нибары ике миллион компенсация түләү карары чыгарган иде. Хәзер бу кассация мәхкәмәсендә каралачак. Исхаков журналистлардан утырыш алдыннан шаулауны сорый.