Медиа: Казанның 2нче төзәтү колониясе җитәкчесе Марат Сәйфетдинов тоткарланган
![Медиа: Казанның 2нче төзәтү колониясе җитәкчесе Марат Сәйфетдинов тоткарланган](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-dcf3-08dc16736b1c_w800_h450.jpg)
«Реальное время» аны 2020-2023 елларда азык-төлек, тауарлар һәм хезмәтләр белән 400 мең сумлык биш ришвәт алуда шикләнәләр дип яза.
Мәсәлән, җинаять эшенең бер эпизоды - 50 тавык сатып алганда акчасын түләттерү белән, икенчесе 2022 елның мартында 200 лалә чәчәге сатып алдырту белән бәйле диелә.