"Сабантуй" әйдаманының туган көне!
[b]Бүген "Сабантуй" журналының баш мөхәррире Айдар абый Гыймадиевның туган көне!!! Аңа 45 яшь тулды!🎊🎉✨
Сезгә эшегездә иҗади уңышлар, карьера үсеше, якты үрләр, күңел тынычлыгы теләп калабыз!
Һәрвакытта да зирәк, акыллы, ярдәмчел, җитез җитәкче булып калыгыз! [/b]
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/e_6ade3olim.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="604" height="403" align=""]e_6ade3olim.jpg (35.33 Kb)[/img]
[b]Туган көнегез белән Айдар абый!🎁🍰🎉
[/b]
Эшебездә төп кеше сез
Җаваплы вазыйфагыз.
Сезнең белән бергә эшләп,
Һәрвакыт сокланабыз.
Иртә дими, кич димисез
Ял дигәнне белмисез.
Бүген бәйрәмегез белән котлап,
Зур уңышлар телибез.
Авырлыклар җиңел үтсен,
Идеяләр тиз килсен.
Эш арбасын тартканда да
Шат булсын күңелегез.
Сәламәтлек борчымасын
Имин булсын гаиләгез.
Эш җимеше, бала куанычын күреп,
Озын-озак яшәгез!