Владимир Путин яңа атнаны Үзбәкстанда башлый
Россия Президенты Владимир Путин яңа атнаны Үзбәкстанда башлый. Дәүләт сәфәре бүген башлана, ә дүшәмбе сөйләшүләрне дәвам итү планлаштырыла. Дәүләт башлыгының атналык графигы турында «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында белдерелде. Журналист Павел Зарубин Телеграм-каналында тапшырудан өзек куйды.
Ул искәрткәнчә, Путинның Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән сөйләшүләре ике атна элек Мәскәүдә узган иде.
Алга таба Россия Президенты Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышын үткәрә.
Төбәкләр белән эшне дәвам итү планлаштырылган - киләсе 7 көн дәвамында дәүләт башлыгы губернаторлар белән берничә очрашу уздыра.
Киләсе атнада көтелгән тагын бер чара - күп балалы гаиләләр белән очрашу була. Искәртик, Россиядә 2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде.