Район газетасының баш редакторын үтерүчене хөкем итәләр
![Район газетасының баш редакторын үтерүчене хөкем итәләр](https://intertat.tatar/attachments/8d652c2300026d6605c38f5bfa21957af1f0869c/store/fill/780/440/28cedc3efc0b08f439b8def5d9080c9ac0cf62334a461b87b802687409e1/KSF_9709.jpg)
Тула өлкәсендә яшәүче ир-атны «Знамя» район газетасы мөхәррире Сергей Ванеевны үтергән өчен хөкем итәләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Өлкә буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 5 декабрендә Узловский районында яшәүче 54 яшьлек ир-атны үтерәләр. 27 яшьлек ир-ат бу кешенең күкрәгенә пычак кадаган. Фаҗига исерек килеш көнкүреш мәсьәләләре буенча талаш вакытында булган. РИА Новости агентлыгы чыганагы мәрхүмнең «Знамя» газетасының баш мөхәррире Ванеев булуын әйткән.
«Узловский районында яшәүче ир-атка карата җинаять эше судка тапшырылды. Ул машина урлаган һәм танышын үтергән», диелә өлкә прокуратурасы хәбәрендә. Ведомство вәкиле журналистларга раслаганча, мәрхүм ир-ат Ванеев булган.
Җинаятьтә гаепләнүчегә карата башка танышының машинасын урлап китү өчен дә гаеп белдерелгән. Ул шушы машина белән авариягә очраган. Бү үтерүгә кадәр 20 көн алдан булган, дип аңлатканнар прокуратурада.