Татарстан ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителеш буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан 2020 елның IV кварталында Глобаль навигация спутник системасын (ГЛОНАСС) куллану дәрәҗәсе буенча Россиянең 5 алдынгы төбәге исемлегенә керде.
«Лидерлар бишлегенә Воронеж, Курск, Тула, Омск өлкәләре һәм Татарстан Республикасы керде», — диделәр РФ Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә.
2020 елда Россиядә ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең һәм катастрофа медицинасы хезмәтләренең 100 процентын транспорт диспетчеризациясе өчен аппаратура белән җиһазландырдылар. Киләчәктә төбәкләрдә мәгълүмати-навигация системалары челтәрен үстерү һәм транспорт мониторингын яхшырту планлаштырыла.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозин РФ Президенты Владимир Путинга «ГЛОНАСС» иярченнәренең эшләү срогын 15 елга кадәр арттырырга вәгъдә итте.