Мы в Telegram
Добавить новость

Тулы бәхет

Шәһәргә әкрен генә эңгер төште. Халык та гадәтенчә, телевизорларын сүндереп, йокыга әзерләнә башлады. Бары тик шәһәр хастаханәсенең бала тудыру бүлеге тәрәзәсендә генә ут яна. Бу вакытта ике шәфкать туташы әкрен генә серләшеп утыра иде.

«Ләйлә, син озак кайгырып йөрергә җыенасыңмы әле? Ну, киткән, киткән, юлларына ак җәймә!» – диде Фәнзилә, дустын тынычландырыр өчен дөрес сүзләр табарга тырышып.

«Аңлыйм инде... Яратам, әмма үз янымда тота алмыйм. Шушы җиде ел эчендә бала да таба алмадым бит... Илсаф көтеп арды... Аның дуслары-туганнары инде күптән әти булды инде. Ә менә мин кысыр... Бала да таба алмаган килеш кырыкка таба барганда кемгә кирәгем бар соң минем?» – диде Ләйлә күз яшьләренә буылып.

«Юк-бар сөйләп утырма, яме! Хәзер синең яңа тормыш башлана, ә син моңа игътибар да итмисең. Нормальный мужик хатынын беркайчан да ташламый ул... Димәк, сез бер-берегезгә кирәк булмагансыз. Явыз язмыш сезне аерып та куйды...» – диде Фәнзилә һәм бүлмәдән чыгып китте.

Дустына җавап бирмәде Ләйлә, бары тик үпкәләп иреннәрен генә тешләде. Фәнзиләгә әйтүе рәхәт аңа, чөнки аны өендә яраткан ире, балалары көтеп тора шул!

Ә менә Ләйләнең буп-буш фатирына кайтасы килеп тормый, Илсаф киткәннән соң анда бөтен нәрсә чит-ят, салкын булып тоела аңа. Ләйлә бала таба алмавын бик авыр кичерде. Үзенең шушы кимчелеген уйлап, баштан-аяк авыр уйларга чумганда Ләйлә өчен бердәнбер шатлык – эше иде. Ул Фәнзилә кебек бала тудыру бүлегендә акушер булып эшләде. Һәр көн кулларына нарасыйларын тоткан бәхетле әти-әниләрне күргәндә Ләйләнең күңелен көнчелек кимерә иде. Ләйләнең дә шушы яшь әниләр кебек үз сабыен күкрәгенә кысасы, аны ярату-назга төрәсе килә...

Ләйлә балаларны бик ярата. Яңа туган сабыйларны әниләре янына имезергә алып килгән йөзендә балкыган елмаюга карасаң, Ләйләнең үз эшен җаны-тәне белән яратуын аңлау авыр түгел. Ул балачагыннан ук шәфкать туташы булырга хыялланды. Әнисенең ак халатын киеп көзге каршында бөтерелергә яратты. Хәер, әнисенең медицинага бернинди катнашы да юк иде, ул ашханәдә пешекче булып эшләде. Кызында шәфкать туташы булу хыялы каян барлыкка килгәнен аңламый иде Рәхимә апа. Ләкин, шуңа да карамастан, ул Ләйләнең хыялларына аяк чалмады, каршы килмәде. Шуңа күрә кызы мәктәпне укып бетергәч, Рәхимә апа Ләйлә медицина университетына керә алсын өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде.

Менә хәзер, бала тудыру йортында эшләгәндә Ләйлә әнисен аеруча җылылык белән искә ала, аңа ихлас хыялын тормышка ашырырга булышкан өчен күңеленнән рәхмәт укый. Кызганыч, Рәхимә апа Ләйләнең уңышларын күрә алмады. Мәкерле авыру Рәхимә апаны ярты ел элек бу дөньядан алып китте. Ләйлә әнисен югалтуны бик авыр кичерде. Өстәвенә, Илсаф та аны ташлап, башка хатынга китте. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй...

Ләйләне авыр хатирәләрдән Фәнзиләнең тавышы бүлдерде.

«Ләйлүк, әйдә әле тизрәк җиденче палатага... Анда бер хатынны бик авыр хәлдә алып килгәннәр. Вокзалда хәле начарланган, аңын югалткан диделәр. Сукбай хатын бугай... Корсагы шар кадәр, игезәкләрдер, мөгаен, әле өчәү булмаса ярый... Күңелем сизә, бик авыр очрак булачак бу», – диде Фәнзилә.

Ләйлә мизгел эчендә авыр уйларын онытты һәм дусты артыннан атлады. Ни гаҗәп, Фәнзилә сөйләгән хатын бик яшь булып чыкты. Карап торышка егермедән артыкны биреп булмый.

«Йөзе ап-ак бичараның... Үзе бәләкәй генә, корсагы алагаем зур...» – дигән уйлар үтте Ләйләнең башыннан.

Шәфкать туташы яшь хатын янына килде, аны кайгыртып, ягымлы итеп хәлләре белән кызыксынды, исемен сорады. Йөкле кызга җан кереп киткәндәй булды. Күзләрендә шундук өмет чаткылары барлыкка килде, күрәсең, үзен гаепләмәсләр, ярдәм итәрләр дигән өмет иде бу. Бу япь-яшь хатынның исеме Зәлия иде. Ул башка шәһәрдән килгән, өстәвенә, ятим дә икән.

Әмма Ләйлә бу хатын турында шуннан да артыгын белә алмады. Зәлиянең тулгаклары башланды һәм аны ашыгыч рәвештә бала тудыру бүлегенә алып киттеләр. Фәнзилә дөрес сизенгән, тулгаклар котычкыч авыр булды. Зәлиянең физик яктан йончыган булуы хәлне тагын да катлауландырды. Өстәвенә, рухи халәте дә шәптән түгел иде яшь хатынның. Зәлия тупырдап торган өч сабый тапкач, табибларның, шәфкать туташларының гаҗәпләнүенең иге-чиге булмады. Зәлия баһадирдай ике малай һәм матур кызчык тапты. Бүлек мөдире маңгай тирләрен салфетка белән сөртә-сөртә, бик арыган тавыш белән әйтеп куйды:

«Бу кеше ышанмаслык хәл, билләһи! Минем практикада мондый хәлнең булганы юк әле. Чын сенсация бу!» – диде табиб.

Аптырашта калган кызга һәм аның гаҗәеп сабыйларына карарга хәтта күрше палаталардагы хатыннар да керде.

«Әстәгем, ювелир булырга кирәктер моның өчен. Беренче тапкыр бала таба, и сразы өчне! Ә мин монда әле икенче тапкыр гына, әмма ярты гомеремне роддомда уздырган кебек инде» – дип көнләшеп әйтеп куйды бер хатын әле Зәлиягә, әле аның балаларына карап.

Ләкин менә Зәлия үзе генә бер дә бәхетле күренми. Аның боланныкы кебек зур күзләренә яшь тыгылган һәм аларда тамчы да шатлык хисе булмавы бик яхшы күренә иде.

Кичкә таба, Зәлия тирәсендәге шау-шу бераз тынгач, Ләйлә кыз янына килде дә карават читенә утырды.

«Нишләп моңаеп утырасың, үскәнем? Шатланырга кирәк бит! Нинди бәхет. Өч сабый... Күпләр моның турында бары тик хыяллана гына ала...» – диде Ләйлә.

Бу сүзләргә җавап итеп, Зәлия мөлдерәп агып төшкән күз яшен кул белән генә сыпырып алды да, борынын тартып җавап бирде:

«Нәрсәгә шатланыйм. Кемгә бәхет, кемгә юк...» – диде.

Бу сүзләрдән соң Зәлия стенага таба борылып ятты. Бу аның сөйләшер сүз бетте дигән ымы иде.

Ләйлә башын гына кагып куйды да, шәфкать туташлары бүлмәсенә кереп китте. Төн тыныч узарга охшап тора, Ләйлә палаталарга тагын бер кат күз салып чыккач, ниндидер мәхәббәт романы укып вакыт уздырырга булды. Ләкин бу төнне аңа китап белән ләззәтләнергә язмаган икән. Теләсә нинди тавышка, ым-шымга һәрвакыт сизгер булган Ләйлә берничә баланың берьюлы елап җибәргәнен ишетте. Сак кына коридор буйлап атлаганда, Ләйлә бу елау тавышының өч бала тапкан хатын яткан палатадан килүен аңлады. Ишекне ачып җибәргәч, Ләйлә төбенә кадәр шыр ачылган тәрәзәләрне күрде, бүлмәдә берөзлексез елап яткан өч сабыйдан башка беркем дә юк иде. Димәк, Зәлия яңа туган нарасыйларын язмыш кочагына ташлап, роддомнан качкан...

«Йә Аллам! Бәләкәчләрем минем! Ничек болай булды соң инде бу? Нишләп әниегез сезне калдырды соң?» – дип пышылдады Ләйлә. Үзе балаларны тынычландырырга тырышып, аларны чиратлап кулына алды.

Зәлиянең качып китүе турында хәбәр озакламый бөтен роддомга таралды. Шушы вакыт эчендә Ләйлә гел палатада булды, бер адымга да балалар яныннан китмәде.

«Ләйлүк, смена бетә бит. Кайтырга вакыт... Йокламагач әнә күзләрең кып-кызыл булган», - диде Фәнзилә дустының иңнәреннән кочып.

«Фәнзилә, рәхмәт, яме... Мин бераз торам әле. Арымадым, борчылма. Алар белән утырып торам. Алайса беркемгә дә кирәкми бит алар...» – диде Ләйлә.

«Тиледер син, кызый. Аңла инде, чит балалар беркайчан да сиңа үзеңнеке кебек якын, газиз була алмый. Шулай икәнен үзең дә беләсең бит инде. Ярар, үзең беләсеңдер, мин киттем, кайтам», - диде Фәнзилә.

Ә Ләйлә законлы ялы җитүенә дә карамастан, балаларны карый бирде. Бүлек мөдире таләп иткәч кенә, өенә ял итәргә кайтып китте.

Әмма ял итәсе урынга, Ләйлә социаль яклау бүлегенә китте. Әниләре ташлап киткәч, ятим калган өч баланы үзенә алырга тели иде ул. Әмма Ләйләнең үтенечен кире кактылар.

«Ләйлә ханым, безне дөрес аңлагыз. Без сезнең гозерне кабул итә алмыйбыз. Сез гаилә хәлегез буенча өч баланы тәрбиягә ала алмыйсыз. Сез аерылган бит, шулаймы? Шәфкать туташының хезмәт хакы да мондый күп балалы гаиләне тәэмин итәрлек түгелдер...» – диде социаль яклау бүлеге хезмәткәре.

«Минем бернинди дә шансым юкмы? Хәзер ул сабыйлар белән нәрсә булачак соң?» – дип сорады Ләйлә.

«Сезнең барысы да алда әле, Ләйлә ханым. Торак, гаилә шартларын, матди ягыгызны яхшыртыгыз. Шуннан соң рәхәтләнеп опекунлык теркәргә була. Әлегә балалар ятимнәр йортында булыр», – диде опека хезмәткәре.

Кәефе кырылган Ләйлә өенә кайтып китте. Мондый гаделсезлек аның башына сыймый иде. Өстәвенә, бичара хатын сабыйларны бик сагына, юксына, аларны бик якын, газиз дип саный иде. Ул көнне Ләйлә мендәренә капланып, кичкә кадәр елап кына ятты. Сабыйлар белән аерылышу ачысыннан йөрәге кыса иде Ләйләнең.

Опека фонды хезмәткәренең сүзләре рас килде, сабыйларны роддомнан чыгаргач, ятимнәр приютына алып киттеләр. Ә Фәнзилә исә Ләйләне балаларны опекунлыкка алмаска күндерергә тырышты.

«Ләйлә, акылыңа кил инде! Нигә үз җилкәгә шуның кадәр йөк аласың? Өч бала бит ул! Өчәү! Уен-муен эш түгел. Башта үз тормышыңны җайга салырга кирәк. Ә син җиде ят кеше өчен җан тырмашасың...» - дип сөйләнүен белде Фәнзилә.

«Аңламыйсың син, Фәнзилә. Яратам мин аларны, үземнекеләр кебек хис итәм. Ә үз тормышымны? Анысына өлгерермен әле, теләк кенә кирәк», - дип үз-үзенә ышанып әйтте Ләйлә.

Ә Ләйлә шушы вакыт дәвамында сабыйларга ярдәм итте, алар янына приютка килеп йөрде.

Шулай өч ай вакыт узды. Берсендә эшеннән кайтып барганда Ләйлә балаларга памперслар һәм балалар ризыгы алырга дип кибеткә керде. Шунда сабыйларның әниләре Зәлиянең автобус тукталышында басып торганын абайлап алды. Аның кыяфәте йончыган, алҗанган иде, шуңа күрә берничә яшькә өлкәнрәк күренә. Ләйлә башта аны күрмәмешкә салышып узып кына китәргә уйлаган иде, әмма соңыннан ваемсыз ана янына бармыйча булдыра алмады.

«Сәлам... Күрәм, сине вөҗданың тамчы да газапламый бугай? Ничек шулай эшләп була? Ничек балаларыңны ташлап качып, берни булмагандай йөри аласың?» – диде Ләйлә.

Зәлия күзләрен аска төбәде, чишмә булып аккан күз яшьләрен кулы белән сыпырып төшерде.

«Алга таба ничек яшәргә икәнен үзем дә белмим... Мин башкалага авылдан килдем. 18 яшь иде миңа. Кунакханәгә җыештыручы эшен тәкъдим иттеләр. Ә үзләре алдап притонга кертте. Шунда бер клиенттан балага уздым да инде, ә корсагым күренә башлагач куып чыгардылар. Яшәр урыным юк, акча да юк. Үз-үземә кул салмакчы идем, булдыра алмадым, холкым йомшак минем...» – дип сөйләде Зәлия күз яшьләренә буылып.

«Туганнарың бармы соң?» – диде шок хәлендә калган Ләйлә.

«Беркемем дә юк, ятимә мин...» – диде Зәлия.

«Менә бит... Үзең дә ятим, балаларыңны да ташладың...» – дип шелтә белән әйтеп куйды Ләйлә. Үзе бу бәхетсез кызны бөтен җаны белән кызгана иде.

Ә моңа җавап итеп, Зәлия битен куллары белән каплады да, тагын да ныграк елый башлады.

«Ярар-ярар, елама, үскәнем... Булды. Әйдә минем белән. Фатирым зур түгел, әмма урын табылыр. Урамда бәрелеп-сугылып йөрергә җитәр, йә тагын берәр күңелсезлеккә юлыгырсың...» – дип Ләйлә Зәлияне кулларыннан җитәкләде.

Инде өйгә кайтып җитеп, аш бүлмәсендә чәй эчеп утырганда, Ләйлә Зәлиягә балалары турында сөйләде. Бәләкәчләргә Ирек, Кәрим һәм Мәликә дип исем кушуларын әйтте.

«Чынлап та аларның хәле яхшымы?» – дип өмет белән сорады Зәлия.

«Мин вакыт-вакыт алар янына барып йөрергә тырышам инде, кирәкле әйберләрне алып барам», - диде Ләйлә. Ул Зәлиянең тавышында балаларын сагыну, аларны кайгырту сизгәндәй булды.

Ул көнне алар төнгә кадәр сөйләшеп утырды.

Икенче көнне Ләйлә Зәлиягә эш табарга булышырга уйлады. Ләйләнең классташ кызы бер кибеттә идарәче булып эшли һәм кибетләрендә төпле сатучылар һәм кассирлар җитмәүдән күптән зарлана иде инде.

«Әллә нәрсә түгел инде, шулай да ике кулыңа бер эш булыр», – диде Ләйлә Зәлиягә сынаулы караш ташлап.

Зәлия исә бу тәкъдимгә бик шатланып ризалашты. Стажировка вакытында ярты ставкага гына эшләргә туры килсә дә, бик риза иде ул моңа.

«Менә күрәсеңме, тормыш әкренләп үз эзен ала, җайлаша.... Хәзер балаларны алу турында яхшылап уйларга кирәк», - дип елмайды Ләйлә чандыр гәүдәле ятимә кызны иңнәреннән кочып.

Бу юлы социаль яклау бүлегенә барыр алдыннан Ләйлә бик ныклап әзерләнде. Фатирына Зәлияне теркәде, эш урыныннан характеристика һәм керем турында белешмә алды. Юрист белән киңәшләшергә дә онытмады Ләйлә, аның опекунлыкка алуның бөтен нечкәлекләрен беләсе килә иде.

Ләйләне икенче мәртәбә күреп, опека хезмәтендә бик гаҗәпләнделәр. Ләкин бу юлы документлар тел-теш тидерерлек түгел иде һәм аның гозерен канәгатьләндерделәр. Тырыша-тырмаша торгач, бер айдан Ләйлә белән Зәлия бәләкәчләрне приюттан алуга иреште. Алар икәүләп шәһәр урамында, паркта бала коляскасы этеп йөргәндә игезәк балалары туган ике бәхетле әниләр кебек күренә иде.

Вакыт сизелми дә үтә. Ике бәхетле әни бер елның ничек выжт итеп узып киткәнен дә сизми калды. Зәлия кибет эшенә ияләнде һәм андагы иң яхшы сатучылардан санала иде. Ләйлә элеккечә бала тудыру бүлегендә эшли, йөкле хатын-кызларга ана булу бәхетенә ирешергә ярдәм итә. Әмма хәзер аның тормышында да мәгънә барлыкка килде. Элек ул эштән соң буш, салкын фатирга кайткан булса, хәзер исә аны балаларның шат көлүе, чыр-чу каршы ала. Чын хатын-кыз бәхете нәкъ шундый булырга тиеш дип уйлый иде бит ул. Әлбәттә, янәшәсендә сөекле кешесе булмау бу бәхетне бөтен итә алмый, шулай да Ләйлә моңа артык игътибар итмәскә һәм вак-төяккә күңелен төшермәскә тырыша.

Ә менә Зәлиянең егете барлыкка килде. Тыйнак, оялчан кыз аның турында сирәк сөйли иде, әмма Ләйлә егетнең Рушан исемле икәнен һәм Зәлия эшләгән кибеттә сакчы булуын белә иде. Алар бер-берсенә әкренләп ияләште. Яшьләр бер-берсенә ачылырга курыккандай шактый гына сүз катмыйча йөрделәр. Башта бу кыюсыз гына күз карашлары, елмаюлар булды. Ләкин тора-бара эш беренче очрашуга барып җитте. Ә соңыннан барысы да кинодагыча кебек булды: романтик очрашулар, үбешүләр... Рушан белән Зәлиянең мәхәббәттән башы әйләнгән иде.

Шулай да Зәлиянең куркуы да бар. Рушан аның күп балалы әни булуын белгәч, ташлап китәр дип курка иде ул. Әмма Рушан намуслы егет булып чыкты, сөйгән кызының өч баласы булу аны бер дә куркытмый иде. Рушанны әтисе генә тәрбияләгән, әнисез үскән икән. Зәлиягә Рушан янында бик рәхәт иде. Егет ышанычлы һәм гади... Гомер буе шундый егет солтаны янында булсаң икән ул...

«Син алай-болай гашыйк булмагансыңдыр бит, Зәлия?» – дип шаяртып сорады Ләйлә бу соравы белән кыек атып туры тидергәнен да абайламыйча.

«Шулай шул.. Беләсеңме, ул шундый яхшы... Миңа өйләнәсе килгәнен әйтте. Без ЗАГСка гариза бирдек инде. Туйны зурлап уздырырга җыенмыйбыз. Язылышканнан соң иң якын кешеләребез белән генә ресторанда утырып алырга уйлаган идек...» – диде Зәлия.

«Менә бу яңалык ичмасам! Молодец, дустым! Әле ярый вакытында әйттең, минем кичке күлмәгем дә юк бит алайса...» – дип елмайды Ләйлә. Ул Зәлиянең шәхси тормышы җайлана баруга ихлас шат иде.

Ләйлә үзе турында уйлап та карамады, үзенең вакыты узган инде дип уйлый иде ул.

«Ярар, балалар бар әле....» – дип тынычландырды ул үзен сабыйлар белән мәш килә-килә.

Бер ай сизелмичә узып китте. Яшьләрнең никахлашу көне килеп җитте. Зәлия мәктәп елларыннан ук хыялланган ап-ак матур күлмәктән иде! Аккоштай кәләшенә сөю һәм ихтирам тулы караш белән баккан Рушан да үзен бәхетнең җиденче катында хис итә. Тантанага яшьләр хезмәттәшләрен, Рушанның әтисен һәм Ләйләне чакырганнар иде. Яшьләр бер-берсенә балдак кидергәннән соң ресторанга китте. Ләйлә өйгә кайтырга уйлады. Ул күрше хатыны белән калган балалар өчен бик борчыла иде. Ни гаҗәп, Рушанның әтисе Газинур Ләйләне озатып куярга булды.

«Яшьләр арасында нәрсә эшлим инде мин? Рәхәтләнеп күңел ачсыннар, ял итсеннәр...» – диде ул Ләйләнең сорау тулы карашын күргәч.

«Мин каршы түгел... Әйдәгез, чәй эчеп чыгарсыз», - дип чакырды аны Ләйлә.

«Мин бик теләп. Әмма бер үтенечем бар, миңа «сез» димәгез, алайса мин үземне карт бабай кебек хис итәм», - дип елмайды Газинур ап-ак тешләрен күрсәтеп.

Юлда Газинур белән Ләйлә сөйләшеп китте, хәтта бер-берсен ошаттылар да. Рушанның әтисенә охшаганын аңлады Ләйлә. Газинурның да күз карашыннан үз-үзенә ышаныч бөркелеп тора, шундый ук тыныч, күндәм характерлы. Ир-ат хатыны вафатыннан соң беркем белән дә тормыш кора алмавы турында сөйләде.

«Бик авыр булды инде ул вакытта.... Хатынымның гомере өчен бар көчкә тырыштык, әмма файдасы булмады...» – диде Газинур.

Ләйләнең фатирына килеп керүгә үк Газинур монда ир-ат кулы җитмәгәнен аңлап алды.

«Ишек күгәннәре дә шыгырдый икән, майларга кирәк. Ишек янындагы элгеч тә ишелеп төшәргә тора. Әйдәгез мин иртәгә коралларымны алып сезгә киләм, Ләйлә? Төзәтәсе әйберләрегезне төзәтеп китәрмен», – диде Газинур.

«Сезгә уңайсыз булмаса, мин каршы түгел... Ләкин иртәгә яме. Ә хәзер пирог белән чәй эчик әле», - дип елмайды Ләйлә.

Ул кич бик рәхәт узды. Кызык, Ләйләнең күптәннән болай рәхәтләнеп ял иткәне булмаган икән бит!. Газинур төнгә кадәр балалар белән мәш килде. Аның балаларны яратуы әллә каян күренеп тора иде. Ләйлә кунак бүлмәсендә кунып калырга тәкъдим иткәч, Газинур баш тартты һәм иртәгә килергә вәгъдә итте.

Газинур сүзендә торды һәм бер атна дигәндә Ләйләнең фатирын тәртипкә китерде. Ләйлә мондый тансык кунакка бик-бик шат иде. Дустанә мөнәсәбәтләрнең зуррак һәм тирәнрәк хисләргә әверелгәнен үзләре дә сизми калды. Менә хәзер Зәлиянең Ләйлә өчен сөенер вакыты җитте. Әлбәттә, башта Газинур белән Ләйлә үзләренең мөнәсәбәтләре турында кычкырып, аларны ачыктан-ачык күрсәтеп йөрмәде, алар хәтта яшүсмерләр кебек ояла да иде. Ләкин соңыннан барысы да билгеле булгач, алар инде үзләрен пар итеп күрсәтүдән кыенсынып тормады.

«Охо, безне әле тагын бер туй көтәме?!» – дип сөенде Рушан белән Зәлия.

Газинур белән Ләйлә бу сорауга елмаеп кына куйды һәм бер айдан ЗАГСта язылыштылар. Хәзер Зәлия белән Рушан Ләйләнең фатирында яши. Ә Ләйлә үзе Газинурның шәһәр читендәге җыйнак кына йортына күченде. Табигать кочагында, саф һавада Ләйлә үзен бик бәхетле, тыныч хис итте. Янәшәсендә җаныннан да артыграк күреп яраткан ире бар, бу хис аңа көч бирә һәм бәхетле киләчәккә ышаныч уята иде.

Ә бер ел чамасы узгач, Ләйлә йөкле булуын белде. Бу яңалыкка кемнең ныграк сөенгәнен әйтү дә авыр, чөнки Газинур да, Ләйлә дә бу бәхеттән күкнең җиденче катында иде. Алла боерса, тиздән аларның да өендә балалар көлүе яңгырар, нарасыйларын кулларына алу ир белән хатынның йөрәген бәхет, наз-ярату белән мөлдерәмә тутырыр.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Архангелогородцев и гостей города приглашают посетить мероприятия фестиваля «Гармоничная Россия»



Мир

Где недорого отдохнуть в июле? Россиянам раскрыли все карты по турам за рубеж и по России




Українські новини

Досвідчені садівники обирають великі технічні горщики для своїх рослин і квітів



Новости 24 часа

Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia



Game News

В новом трейлере Indiana Jones and the Great Circle Индиана спускается на корабле с горы



Тула

Синоптик: в ночь с четверга на пятницу Москву снова накроет шквальный ливень



News Every Day

Max free trial returns just in time for House of the Dragon season 2 this week



Блоги

Уссурийский ЛРЗ подтвердил соответствие международным стандартам, применяемым на производстве железнодорожной промышленности



Тула

Трое тульских выпускников получили 200 баллов по ЕГЭ



Николай Цискаридзе

«Я в жизни Насти»: Цискаридзе озвучил секрет популярности Волочковой



Тула

Приглашаем СМИ на форум «Инженеры будущего – 2024»



ATP

Глава ATP вручил Яннику Синнеру награду первой ракетки мира



Тула

«Автострада 2024» — рассказываем, как это было!



Россия

Росгвардейцы участвуют в мероприятиях ко Дню России по всей стране



Симферополь

В Нижнегорском районе Крыма проведен рейд по бывшим мигрантам



Тула

В Туле завершился V этап культурно-просветительского проекта «Классика: история и современность»



Москва

Собянин рассказал, как переразметка позволяет улучшить движение на дорогах Москвы



Москва

Золотые часы от Министерства обороны за вклад в развитие Кадетского движения России!



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Тулы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Тулы или других населённых пунктов Тульской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Туле можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Туле и Тульской области




Новости Тулы

Подмосковье победило на всероссийских соревнованиях по мини-лапте

Зарайск стал участником конкурса «Культурная столица 2026 года»

Синоптик: в ночь с четверга на пятницу Москву снова накроет шквальный ливень

В Туле завершился V этап культурно-просветительского проекта «Классика: история и современность»


Тула

Открытый чемпионат по мажореткам «Парад Московии» прошел в Истре






Rss.plus

Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia

«Школа вожатых» прошла в школе №7 в Реутове

Владимир Путин сенсационно получил ключевое признание от Н А Т О.

"СВЯТОЙ ЛЕНИН: сенсация о прогнозах направит Америку и Европу творить добро?!

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Оркестр

В ЦДКЖ 18 августа ждут любителей группы «Рекорд Оркестр» на Квартирнике Евгения Маргулиса




Спорт в Тульской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

«Автострада 2024» — рассказываем, как это было!

Подшефные Росгвардии кадеты стали победителями окружного финала Всероссийской военно-спортивной игры «Зарница 2.0» в Тульской области

Туляки стали чемпионами России по гребле на байдарках и каноэ


Ролан Гаррос

Испанец Алькарас выиграл Открытый чемпионат Франции по теннису



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Тульская область

День открытых дверей пройдёт в Тульском онкоцентре



Частные объявления в Туле, в Тульской области и в России