«Китап» радиосы автомарафонында катнашучылар Туймазы халкына рәхмәтләрен җиткерде
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим» дип исемләнгән автомарафонында катнашучылар Туймазы халкына үзләрен җылы каршылаган өчен рәхмәтләрен җиткерде.
«Таяну ноктасы» телетапшыруы кысаларында Казан — Уфа — Казан маршруты белән үткән «Мин матурлык эзләп йөрим» дип исемләнгән автомарафон вакытында килеп чыккан кайбер көтелмәгән хәлләргә нәтиҗәләр ясалды. Бу катнашучыларың Башкортстанның кайбер районнарына кертелмәвенә бәйле.
«Безнең маршрутыбыз әзер иде. Кызганыч, Яркәй һәм Дүртөйледән соң кая гына керсәк тә, „Тыңламыйбыз“ дип каршы алгач, бәлки, „Беркая да кермәбез“, дигән идек, ләкин булдыра алмадык, чөнки безне Туймазыда көтәләр иде», — диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.
«Туймазыда бик күп татарлар яши. Алар безне программалар һәм бәлешләр әзерләп көткәннәр. Алар шулкадәр җылы каршы алгач, Башкортстанда күргән башка кыенлыкларны без оныттык та», — дип дәвам итте ул.
Катнашучылар автомарафон вакытында үзләре очрашырга туры килгән негативның Туймазыдан соң юылып төшүен ассызыклады.