Уфа «Нур» театрына Татарстан җитәкчелеге 2,5 млн сумлык сертификат тапшырды
(Уфа, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Уфа «Нур» дәүләт театрына Башкортстан хөкүмәте - автобус, Татарстан җитәкчелеге залга ут-тавыш җиһазлары алу өчен 2,5 млн. сумлык сертификат бүләк итте. Уфада «Нур» татар театрының 30 еллыгына багышланган тантаналы кичә бара. Театрны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, БР мәдәният министры Әминә Шәфикова котлады. Артистларга һәм театр хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен дә алар тапшырды. Бәйрәм тантанасына Бәтендөнья татар конгрессыннан зур делегация, шулай ук, Камал, Тинчурин, Әлмәт, Әтнә, Минзәлә, Буа театрыннан директорлар һәм артистлар килгән.