Димитровград шәһәрендә татар укытучысына истәлек тактасы ачылды
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрь көнне Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә күппрофильле лицейда РСФСРның атказанган укытучысы, шәһәрнең мактаулы гражданины, 5нче мәктәпнең беренче директоры Ривгать Ибраһимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. 17 июньдә аңа 92 яшь тулган булыр иде. «Өмет» газетасы хәбәр иткәнчә, истәлек тактасын ачу Укытучы көнен бәйрәм итүгә багышланган. Тантаналы чарада шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Александра Терёшина, Дәүләт Думасы депутаты Алексей Куриный... Читать дальше...