Камал театрында «Тугыз хаттан торган роман» онлайн-спектакленең премьерасы була
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 7 декабрьдә Камал театры Федор Достоевскийның сәхнә варианты булмаган һәм күпләргә таныш түгел «Тугыз хатка сыйган роман» әсәре буенча онлайн-спектаклен тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү форум-фестиваленнән соң актерлык-режиссерлык остаханәсе җитәкчеләре һәм катнашучылары онлайн-спектакль куюны максат иткән. Виртуаль театрга Федор Достоевскийның эпистоляр жанрда язылган «Тугыз хатка сыйган роман» әсәре сайланган. Читать дальше...