Коми татар милли-мәдәни мохтарияте яңа җитәкче сайлады
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның 11 апрелендә Халыклар дуслыгы йортында Коми Республикасы татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сыктывкар, Ухта, Усинск һәм Вуктылдан килгән делегатлар иҗтимагый оешманың дүрт еллык эшчәнлеге турында хисап тотты, киләчәккә эш планнарын билгеләделәр һәм яңа рәис сайладылар. Көн тәртибе расланганнан соң, җыелышта катнашучыларны видеоэлемтә режимында Дәүләт Думасы депутаты... Читать дальше...