Мы в Telegram
Добавить новость

Сабантуй-2023: Чәкчәкле математика, яман ияләрдә арыну һәм яшьләр күңелгә моң салу ысулы

Сабантуй-2023: Чәкчәкле математика, яман ияләрдә арыну һәм яшьләр күңелгә моң салу ысулы

Кичә Башкалабызда Сабантуй гөрләде. Өч мәйданда зурлап бәйрәм иттек. Тынычлык бистәсендә «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Быел Сабантуй шундый-фәлән, грандиоз булачак, кебек сүзләр бер ай элек йөри башлаган иде. Шуңа да ничек булыр, нәрсә булыр дигән уй гел күңелне кытыклап торды.

Соңгы тапкыр Казандагы Сабантуйда булганда миңа биш яшьләр булгандыр инде. Аннан кеше аягы арасыннан карап йөргәннәр, җиләк формасындагы савыттан ашаган туңдырма һәм кулдан очып киткән шар гына истә калган.

Кичә истә калырлык булды. Ничек кенә әле! Вакыйга тулы көн иде ич, хәбәрләрне күрәсе килми башлаган иде, укымыйча да булмый. Берничә елдан бу хәлләрне искә төшергәч, «ә, ул көнне Казанда Сабантуй булган иде бит әле» диярбез, яки киресенчә.

Иртәнге тугызда ук Тынычлык каенлыгына халык агыла. Көн җиләс-миләс, болытлы-кояшлы булып торса да, яңгыр яумады. Сабантуй мәйданына керүгә ике яклап ишегаллары тезелеп китә. Ул ишегалларының үзендә аерым Сабантуй. Һөнәрчеләр үз осталыкларын күрсәтә, аш-су осталары тәм-томнарын тәкъдим итә, авыл йортларында китереп куйганнар, һәрберсендә сәхнә, кызлары-егетләре, апалары-абыйлары биеп-җырлап кына тора, кайбер ишегалларында күл-елгалар да, фонтаннар да бар.

Керүгә сул яктан иң беренче капка Арчаларныкы. Капка алдында ук агачтан ясаган Шүрәле каршылап тора. Капкадан керүгә кешеләр җыелган, үтә торган түгел. Нәрсә генә карыйлар соң, дим. «Кодагыйлар килә!» – дигән тавыш ишетелде. Арчалар туй мәҗлесен күрсәтә иде. Бүләкләр, ике каз тотып кодалар килде. «Күрегезче, кодагыйның паштеты ничек уңган», - дия-дия тәм-томнарны каршы алдылар. Аннан хәзрәт килде.

Алар шау-гөр килеп бәйрәм иткәндә, читтәрәк басмада Су анасы алтын тарагын саклап утыра.

 

Каршы яктагы Кукмаралар ишегалдында шак-шок килгән тавышлар ишетелә. Итекче абый киез итекләр ясап тора. Быелгы җәйгә ышаныч юк, диләр бугай. Ун елга түзәрлек итек булачак, ди.

 

Чәкчәкле математика һәм коймаклы физика

Яшел Үзән апалары да калышмый: йон эрлиләр, оекбаш бәйлиләр. Икмәк пешерүчеләре чәкчәктән Татарстан картасын ясаган. Анда барысы да саналган: Республикада күпме кеше яшәсә, бу чәк-чәктә шул кадәр «токмач» бар. Бу татлы иҗат эшен бизәүдә катнашкан Нурсинә Әшрафҗанова сүзләренчә, чәкчәкне 2 көндә эшләгәннәр. «Чәкчәкне пешерүдә 15 кеше катнашты, икәү бизәдек. 1,5 мең йомыркага 100 килограмм он, 50 килограмм бал салып, 80 килограмм майда кыздырылды. Республикада 173 милләт вәкиле яши, шуңа күрә чәкчәкнең авырлыгы 173 килограмм. Республикабызда 4 001 625 кеше яши, бу чәкчәктә шул кадәр «токмач» бар», - дип сөйләде ул.

 

Биектау районы коймак өстәле корган. Төрле авыл җирлекләрендәге рецептларны да язганнар. Мәсәлән, Биектау авыл җирлеге коймак рецепты. «1 л сот, 20 гр чүпрә, 3-4 йомырка, тоз, шикэр комы, сода, 100 гр сыек май, он». Иң алда торгач, шул күзгә ташланды. Башкаларын алай хаталы язмагансыз бит, һичьюгы арткарак яшереп куясы булган инде. Граммны «гр» дип язуга да гел игътибар итәм мин, «гр» бераз башка үлчәү берәмлеге.

Әмма да коймаклары-ы-ы. Өстәл артында мичтә учак янып тора. Утка, өелеп торган коймакка һәм аккан суга чиксез вакыт карап торып була.

Ул вакытта иң шау-шулы ишегалды Нурлат районыныкы иде. Чөнки анда кем? Әйе, анда Фирдүс Тямаев. Ишегалды халык белән дөм тулы. «Туп-туп итеп» җырына «фирменный» биюне башкаралар. Артта торган бер абыйның: «Ул былтыр да шулай җырлап чыккан иде», - дигәне ишетелде. Бераздан инде артист төп мәйданда чыгыш ясады.

 

Бер ишегалдында кулдан ясалган, татар бизәкле яулыклар, сумкаларны карап торганда бер бала русчалатып: «Әни, татар бизәкләре шундый матур икән. Миңа бу яулык ошый», - ди. Ул бала үзе өчен бер зур ачыш ясаган кебек тоелды. Бу бизәкләр, эмоцияләр 6-7 яшьлек баланың хәтерендә калачак бит инде.

Быел Сабантуйга милли киемнән килергә киңәшләр бирелгән иде. Башларда калфаклар, киемгә эләктергән лалә чәчәкләре, алкалар, түбәтәйләр еш очрый. Камзул кигән, калфак, изү таккан балалар күренә. Кайбер ишегалларында халыкка изүләр өләштеләр. Синтетик тукымага изү рәсеме төшерелгән. Аны бәйләп куйган хатын-кызлар да күренде.

Мәйданга чыккан чын атлар һәм чын булмаган үгезләр

Ул вакытта төп сәхнәдә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясый иде. Сәхнәнең арткы ягы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Игенчеләр сараен хәтерләтә. Анда да диварга береккән агач – имән ясалган.

Сабан туеның кереш өлешен режиссер Айдар Җәббаров эшләгән. Анда Сабан туендагы уеннарның килеп чыгышына бәйле ривать күрсәтелде. Мәйдан уртасына ап-актан киенгән бала йөгереп чыкты, аның артыннан әкрен генә Ак Ана килде. Халкыбыз өчен рухи башлык булган Ак Ана халыкка урнашу өчен Идел һәм Чулман елгалары кушылган җирне сайлый. Бу җирне кара көчләрдән, яман ияләрдән арындырырга кирәк була. Кара көчләрне бу җирлектән атларга утырган изге ияләр куып җибәрә. Мәйданга атка утырган җайдаклар чыкты. Ат чабышы әнә шулай килеп чыккан. Бу изге ияләрнең яман ияләрне кууы икән. Аллага шөкер, Казанда ат чабышлары елына ике тапкыр - Сабантуй һәм Республика көнендә булып тора.

Сөңге һәм кылыч тоткан егетләр, укчылар күзгә күренми торган ияләрне юкка чыгара. Бу егетләр чыккач, мәйданган ялкын төсендәге төтеннәр җибәрелде. Әллә тарих, әллә бүгенге көн, дип кыен булып китте.

Җирләр чистартылгач, яман ияләрнең эзе дә калмагач, иң көчле батырлар җирләрне ташлардан арындыра. Гер күтәреп көч сынашу әнә шуннан калган, ди. Аннан соң иң көчле батыр беренче буразнаны ясый. Ясалма ике үгез артыннан кара тасма сузыла. Атлары чын булгач, үгезен дә чынны чыгарсалармы?! Үгез пошкырган кебек итеп, имән тирәсендә ак төтеннәр генә «пошкырып» куйды.

Һәр иртәне кояшны каршы алучылар булган, ди. Бер егет колгага менә дә, кояш күренә башлагач, халыкка яңа көн тууы турында хәбәр итә. Чыннан да колгага менгән ир-ат аска кызыл тасма ташлады. Аннан инде мәйданга яз, җәй, көз кызлары чыгып биеде. Артта утырган кызларның: «Как интерсно», - дип куйганнары ишетелде.

«Киләчәктә дә гореф-гадәтләрнең тарихын күрсәтербез»

Сәхнәгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Саха (Якутия) республикасы хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко күтәрелде.

«Сезне чын күңелдән яраткан бәйрәмебез - Сабантуй белән котлыйм. Республикабыз, илебез гөрләп торсын, алга барсын. Былтыр якут халкының Ысыах бәйрәмендә булдык. Сабантуйның матур булуын, әмма анда тарих җимәвен аңладык. Киләчәктә дә гореф-гадәтләрнең тарихын күрсәтербез», - диде ул.

Татарстан Рәисе оештыручыларга, ишегалларын ясаган районнарга рәхмәт әйтте.

Андрей Тарасенко сүзләренчә, Сабантуй һәм Ысыах бәйрәмнәре бердәмлекне символлаштыра. «Саха (Якутия) һәм Татарстанны нык дустанә мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Сабантуй һәм безнең Ысыах бәйрәме бердәмлек, дуслыкны символлаштыра. Быел беренче тапкыр Казанда Ысах бәйрәме булды», - диде ул.

«Кадерле казанлылар һәм башкалабыз кунаклары, чын күңелдән Сабантуй белән котлыйм. Балачакта бу бәйрәмне көтеп ала идек, бүген дә шатланып каршы алабыз. Сабантуй безнең тарихта зур урын алып тора, ул - Татарстанның визит картасы», - диде Илсур Метшин.

Җитәкчеләр сәхнәдән төшкәндә мәйданга Фирдүс Тямаев «Татарлар» җыры белән чыкты. Бер мәйдан биючеләр, өстән яуган ялтыравыклы кәгазьләр, артистның энергетикасы беркемне битараф калдырмады, кемнәрдер торып басып җырлый башлады. Артта русча гына сөйләшеп утырган кызлар да «әй, татарлар», дип җырлады. «Туган тел»не җырларга бөтен кеше торып басты.

«Күреп торырсыз: ел саен милли киемнән киләчәкләр»

Аннан соң сәхнә алдындагы төп мәйдан уеннар мәйданына әйләнде. Халык уеннарга чират тора башлады. Көрәш өчен өзерләнгән урынны халык шунда ук әйләндереп алды. Чиратта балалар да, олылар да - барысы бар. Һәр катнашучыга бүләкләр бирәләр. Ул арада сәхнәдә артистлар чыгыш ясый, трибуналарның бер өлеше бушап калды. 

Монда, нигездә, Казанның Идел буе һәм Вахитов районы көрәшчеләре көч сынашты. Лениз Абдуллин батыр калды. 

Кемнәрдер инде каеннар төбенә җәймәләрен җәеп куйган да, ял итәләр. Авыл хуҗалыгы техникасына менеп карарга балалар чират тора. Һәр ишегалды сәхнәсеннән чыгышлар яңгырый. Биектау ишегалдыннан коймак тоткан кешеләр чыгып бара. Ишегалдындагы өстәлдә коймакның әсәре дә калмган иде.

Ишегаллары ягын урап килгәдә, каен төбендә утыручылар куерган. Бер гаилә җәймәсен әле генә җәеп куйды. Балалар бакчасында эшләүче Алсу Әмануллина үзе дә, балалары да уеннарда катнашкан. Ике пакет бүләк җыйганнар. Ике улы «исәнмесез» дип йөгереп килде.

«Бөтен уенда катнаштык, менә күпме бүләк, - пакетларга карап куйды. – Узган елларда бүләкләр күбрәк тә була иде, хәзер кеше күп катнаша, чиратлар да зур. Балалар уеннарны ярата, барысына да чират тордык. Авыл Сабан туена кайта алмаган идек, ә балалар бу бәйрәмне бик ярата. Бәйрәмдә миллилек арта. Үземнең дә калфагым бар иде, уеннарда катнашканда салып куйдым. Сәхнә бик матур ясалган иде. Кереш өлеше бик ошады, күпме бала биед», - дип сөйләде ул.

Чирмешәннән килгән Мидхәт абый көрәш карарга килгән. Үзегез көрәшә идегезме, дигәч. «Мин гомер буе менә болар белән көрәштем», - дип артта торган авыл хуҗалыгы техникасына төртеп күрсәтте дә, елмаеп куйды. Ул да түбәтәй киеп килгән: «Бәйрәмгә гел шулай чыгам», - ди.

Өч бала иярткән, берничә пакет бүләк тоткан апа чыгу юлына бара. Энҗе апа балалар бакчасында эшли.

Сабан туена 20 ел йөрибез инде. Бөтен уеннарда катнаштык, ике пакет бүләк алдык. Бүген карап утырган Сабан туен Себердәге туганнарга җибәрдек, аларга шундый кызык. Шунысы да ошады: күпме кеше татар киеменнән, ул бик сизелә. Руслар да, татарлар да татар киемен кигән. Безгә милли кием кияргә, дип киңәш иткәннәр иде. Без генә милли киемнән булырбыз инде, дип уйлаган идем. Ә монда... Колхоз базарында калфаклар беткәндер. Хәзер ел саен шулай булыр, дип уйлыйм. Милли кием киясе килә, ә киеп барырга урын юк. Өлешләрен эшкә дә кигәлибез. Сабантуй рәхәтләнеп милли кием кия торган урын булыр. Күреп торырсыз: ел саен милли киемнән киләчәкләр, – дип сөйләде ул. 

«Яшьләрнең күңеленә моң салырга кирәк»

Чыгу ягына, шәһәргә кайта торган автобусларга барганда, гармун тавышы ишетелде. Тавыш алда бара, ерак та түгел. Ул уйнаудан тактады да, арттан бер ир-ат: «Уйна, туктама», - дип кычкырды. Гармунчыны куып тоттым. Аның яныннан үткән халык, туктап тормый гына шул көйгә салынган сүзләрне кабатлап уза.

Яшел Үзәннән килгән Фәрит абый Хәлиуллин кеше күңелен нечкәртү максатыннан шулай уйнап йөри икән. 

Ел саен кешенең күңелен күрергә, кешегә моң бирергә киләм. Кешенең күңелен нечкәртергә телим. Күңелне төрле ысуллар белән нечкәртергә була. Бер ысул - Коръән уку. Тагын бер ысул – халык көйләре. Татар халкының көйләре моңлы, эчтәлекле. Мин үзем 7-8нче сыйныфта укыганда ук уйнарга өйрәнә башладым, минем өч абыем да уйный иде. Хромка юк иде, баянда өйрәндем. Бу гармунымны сатып, бер баян алырга исәп бар. Көйләр кешенең күңеленә нык тәэсир итә. Быел өченче Сабантуйда шулай йөрим. Минем белән фотларга да төшәләр. Яшьләрнең күңеленә моң салырга кирәк. Бертуган абыем милли киемнән килде, мин дә түбәтәйдән, чисат кием, чиста күңел белән килдем, – диде ул. 

 

Автобуста очраган Лена апа Сафина Казан Сабан туена гына түгел башкалага да беренче тапкыр килгән. Үзе Бөгелмәдә яши. 

Бик ошады, шундый матур ясалган. Ирем исән вакытта үзебезнең Сабан туен калдырмый идек. 10 ел элек иремне җирләдем. Шуннан бирле бер тапкыр да Сабан туена чыкканым булмады. Быел беренче җапкыр Казан Сабан туена килдем. Кызым, оныгым бардылар. Мин гомер буе балалар бакчасында няня булып эшләдем, хәзер 4 онык бар. Улым, ике онык белән бергә яшим, тугыз ел элек киленне дә җирләдек. Казанга да беренче тапкыр киләм. Матур инде, тик кеше күп. Мин тынычлыкка өйрәнгән, – дип сөйләп кайтты ул. 

Шулай, шау-гөр килеп Сабантуй да узып катте. Киләсе елдагы Сабан туйларын тыныч күңел, бәйрәм рухы белән каршы алырга язсын!

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Житель Архангельской области выиграл в гослотерею от «Столото» более миллиона рублей



VIP

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть




Українські новини

ОіБ - охорона і безпека: замовляй охорону в Харькові



Новости 24 часа

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”



Game News

Bungie wins a little walkin' around money in first of its kind jury trial against Destiny 2 cheat maker, but the victory will likely make it even easier for game companies to keep taking cheaters to court



Якутск

График ремонтных работ энергетиков на период с 29 мая по 11 июня



News Every Day

Man City star James McAtee lined up for dream Champions League transfer after Sheffield United relegation



Интернет

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70



Якутск

Герой России Игорь Юргин прошел отбор в президентскую программу «Время героев»



Юрий Башмет

С 31 мая по 7 июня 2024 в Самаре пройдет детская академия Башмета



Якутск

Фото и видео: Пожар в квартире в центре Якутска



Елена Рыбакина

Рыбакина, Путинцева и Бублик стартуют на Ролан Гаррос. Кто в соперниках и чего ждать?



Якутск

Предпринимателям везет! Уроженец Республики Саха выиграл в лотерею 1,5 миллиона рублей



Фильм

Тариф – БОЛЬШОЕ КИНО для съемки Фильма.



Симферополь

Выставка-предупреждение «Пожарная безопасность», В рамках Федеральной информационной противопожарной кампании «Останови огонь».



Якутск

В Якутии обрушился мост



Якутия

Стали известны лауреаты премии главы Якутии имени Ивана Крафта



Москва

Эксперт сенсационно раскрыл загадку Мессинга и Жириновского.



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Якутска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Якутска или других населённых пунктов Якутии мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Якутске можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Якутске и Якутии




Новости Якутска

Луч солнца золотого: Дачный сезон в Красноярском крае повысил спрос на солнечные энергоустановки

График ремонтных работ энергетиков на период с 29 мая по 11 июня

Предпринимателям везет! Уроженец Республики Саха выиграл в лотерею 1,5 миллиона рублей

В Якутске обновили арт-объект в центре города


Якутск

МТС усилила сеть в Якутии с помощью искусственного интеллекта






Rss.plus

Генералов много, а Норат Тер-Григорьянц один!

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha

Moscow.media
Якутия

Айсен Николаев: в Якутии сегодня более 116 тысяч человек занимаются предпринимательством



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Розенбаум

Пугачева, слова об СВО, суд из-за пива: как живет певец Александр Розенбаум




Спорт в Якутии

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Якутии «скандальный» закон о выплатах спортсменам-легионерам принят в первом чтении

Хоккеист из Якутии подписал контракт с американской академией. Он первый саха в составе команды США

Набережные озера Сайсары и 202 микрорайона преображаются по мастер-плану Якутска


Ролан Гаррос

Теннисист Рублев вышел во второй круг Открытого чемпионата Франции



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Здоровье

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”



Частные объявления в Якутске, в Якутии и в России