Элвин Грей Татарстанда планлаштырган концертлары булмаячагын белдерде
2021 елда Элвин Грейның Татарстанда концертлары булмаячак. Җырчы бу хакта Инстаграмга язган. «Сәбәп бездә һәм сездә түгел. Без сезнең белән очрашырбыз, әмма соңрак», — дип язган җырчы. «Аңлавыгызга ышанам», - дип яза Элвин Грей. Шул ук вакытта якын арада җырчының Башкортстанда, Удмуртиядә, Марий Эл, Чувашия, ХМАО, Мәскәү өлкәсе, Үзәк Россия шәһәрләрендә, Украина, Казахстан, Германия, Төркиядә булачак икәне әйтелгән. Интернетта күптән түгел генә Татарстан җырчыларына Башкортстанга юл ябылганлыгы хакында хәбәр таралган иде. Читать дальше...