Баймак районындагы татар авылына Башкортстанны өйрәнүче венгр галимнәре килгән
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанга фәнни экспедиция белән килгән этнография галимнәре Баймак районындагы бердәнбер татар авылында да булганнар. «Безгә экспедиция белән Венгриядан этногрофлар килде, аларга кадәр 1909 елда безгә венгр этногрофы килгән булган, хәзергеләре ул йөргән юлдан узганнар», — ди Юлык авылы китапханәчесе Дилбәр Маннапова.
Сүз Этнография институты белгече Дьюла Месарош турында бара. Ул заманында Зилаир, Баймак, Әбҗәлил районнары терроторияләрендә булган. Музей өчен көнкүреш предметлары җыйган һәм сыйфатлы фоторәсемнәр ясаган. «Элек килгәне Юлык ярминкәсенә барган, ярминкәдән хатын ҡызлар бизәнгече, атның ияренең өзәнгесен алып кайтҡан, ике татар кызын фотога төшергән. Ләкин аларның исем-шәрифе юк. Был әйберләр һәм фотолар Будапештта этномузейда саклана икән», — ди Дилбәр Маннапова.
“Кунакларга Рәмиевларның алтын чыгарган урыннарын да күрсәттек. Ул авылыбыздан 2 чакрымда гына урнашкан”, - ди китапханәче. Этнограф Давид Сомфай Кара һәм антрополог Иштван Санта башкортлар белән венгрларның генетик бәйләнешен өйрәнә. Алар 110 ел элек Дьюла Месарош маршрутын кабатлаганнар. Дьюла Месарошның Юлыкка килүе биредә зур ярминкә булуына да бәйле булырга мөмкин. Башкортстанның Баймак районында урнашкан бердәнбер татар авылы Юлыкка Казан ягыннан чукындырудан качып килеп утырган татарлар нигез салган. Бу авыл Рәмиевлар яшәве, Мирхәйдәр Фәйзи эшләве белән танылган. Биредә Рәмиевләрнең амбарлары, Мирхәйдәр Фәйзи эшләгән китапханә саклана.