Кол Шәриф мәчетендә Татар шамаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла
![Кол Шәриф мәчетендә Татар шамаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла](https://tatar-inform.tatar/attachments/7204fe94acfd399d38df6bc43235ffc63761de36/store/crop_and_fill/0/145/4937/2774/780/440/0065a8ce363c4f643430292406513d9f3219a688d65c435551ea295f98c0/VVS_7766.jpg)
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шамаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Фатыйха» иҗат төркеменә Айзат Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлева (Казан-Истанбул), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург), Назыйм Исмәгыйлев һәм Роза Хуҗина (Казан) керә. Күргәзмә каллиграф — рәссамнар иҗаты белән таныштыра. Биредә гарәп каллиграфиясе техникасында башкарылган утыздан артык эш тәкъдим ителә. Күргәзмә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме көнендә — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнендә ачыла.
Күргәзмәне ачу тантанасында авторлар катнашачак. Чара 15.00 сәгатьтә башлана.
Күргәзмә 2021 елның февраль аена кадәр дәвам итәчәк.