Прокурор КХТИның экс-ректорын 9 елга төрмәгә утыртуны сорый
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова ). КХТИның экс-ректоры Герман Дьяконовка 64 миллион сум акча урлау турындагы эш буенча дәүләт гаепләве тугыз елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Бу хакта Вахитов районы суды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген судта фикер алышулар башланды. Дьяконовтан тыш, хөкем ителүчеләр эскәмиясендә тагын алты кеше бар. Прокурор аларны өчтән тугыз елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне сораган. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда суд КХТИда 64 миллион сум урлау турындагы эшне карауга кереште... Читать дальше...