Экологлар Кама Тамагы районында законсыз чүплек тапкан
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Экологлар Кама Тамагы районында 1200 квадрат метр мәйданлы законсыз чүплек тапкан. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кече Салтык авылы янында чүплек булуы турында Идел аръягы территориаль идарәсенә гражданнар хәбәр иткән. Тикшерү барышында законсыз чүплек факты расланган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 1200 квадрат метрны тәшкил итә. Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы... Читать дальше...