Минтимер Шәймиев бюст ачылышында: Бу — гомуми хезмәт һәм горурлык
(Актаныш, 26 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актаныш районы Әнәк авылында бюст ачылу тантанасы узды. «Бу — гомуми хезмәт һәм горурлык», — дип бәяләде бу вакыйганы Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында. Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшинның чыгышларында үз адресына юлланган сүзләргә карата фикерен әйтте. Читать дальше...