Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы - тынычлану өчен сәбәп түгел
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid-19 авыруы очракларының аз булуы сәбәпле, иркенәймәскә кирәклеген әйтте. Татарстанлыларга элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Татарстан Президенты Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта баруын искәртте. «Үсеш темплары бездә әлегә 0,3 процент. Бу безгә тынычлану өчен сәбәп түгел. Читать дальше...