Казанда ришвәт алуда шикләнелүче полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынды
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ришвәт алуда шикләнелүче полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. Чыганак мәгълүматлары буенча, Илназ Ситдыйков — «Сафиуллина» полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынган. Аның кабинетында тентүләр узды. Агентлык мәгълүматлары буенча, Ситдыйков һәм тагын берничә полиция хезмәткәре «Суконовские» җинаятьчел төркеме — зур булмаган кибетләр һәм түләүле... Читать дальше...