Миңнеханов Covid-19 очраклары арту фонында планлы медицина ярдәмен сакларга кушты
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артуга да карамастан, медицина учреждениеләре агымдагы эшчәнлеген сакларга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. «Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять киеренке булса да, контрольдә тотарлык. Планлы эшчәнлекне саклап, хастаханәләрдә пациентларны тиешле сандагы урыннар белән тәэмин итәргә кирәк», - дигән йөкләмә бирде ТР Президенты. Читать дальше...