Тинчурин театры Шәле авылында куелган беренче спектакле уңаеннан хатирәләр яңартты
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Тинчурин театры үзенең 1933 елда куелган беренче спектакле хөрмәтенә Питрәч районы Шәле авылында театраль кичә үткәрде. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. «К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында 1933 елның 6 ноябрендә уйнала. Ул Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән „Булат бабай семьясы“ спектакле була», дип үз тарихын искә төшерә театр. Кичә бу истәлекле һәм тарихи көнне яңарту максатыннан... Читать дальше...