Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе итеп Сергей Мерясев билгеләнде
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Айдар Метшин Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазифага Сергей Мерясев билгеләнде. Сергей Николаевич рәсми рәвештә үз эшчәнлегенә кереште инде. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Сергей Николаевич Мерясевның медицина тармагында эш стажы 25 ел тәшкил итә. Ул — Татарстан Республикасының атказанган табибы. Әнисе Раиса Мерясева — шәһәрдә танылган кардиолог, үзәк хастаханә стационарының дәвалау-диагностика бүлеге мөдире, РФ һәм ТР атказанган табибы. Читать дальше...