Протест акцияләре вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр
![Протест акцияләре вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/8ba6006ef97475cdf63287f68b146ef86d2faa67/store/fill/780/440/756f62b8181815fa5c1ce9a2da91b831bbbe15dacbad4783acd56a0d3dfc/6a19b935-1e52-47fa-b6d2-0061120f03cd%5B1%5D.jpg)
(Казан, 23 гыйнвар,«Татар-информ»). Казан үзәгендә протест акциясе вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр.
Кайбер массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен тоткарлаганнар иде. Билгеле булганча, агентлык журналистларыннан тыш, «Эфир» телеканалы, Progorod, Kazanfirst, «Казанский репортер» хәбәрчеләре һәм операторлары тоткарланган.
Хәзерге вакытта «Татар-информ»ның өч хәбәрчесе, фотограф һәм оператор янә Казан үзәгендә эшли.
Бауман һәм Кремль урамнарында уза торган акцияләр тыныч характерда бара.