Чирмешән районында социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаҗ 200гә якын кешене карый
(Чирмешән, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 36 социаль хезмәткәр ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге 186 кешегә өйдә хезмәт күрсәтә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Социаль хезмәткәрләребез 22 авылда эшли. Өлкәннәр аларның хезмәтеннән канәгать. Югары Кәминкә, Шешминка, Лагерка авылларында да социаль хезмәткәр сораучы әби-бабайлар бар, моңа алынырга теләүчеләрне без үзебездә көтәбез», — ди «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәвес Морадыймова. Читать дальше...