Биектауның Инеш бистәсендә яшәүчеләр автобусларның графигын үзгәртүне сорады
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Инеш бистәсендә яшәүчеләр Биектау авыл җирлегенең гражданнар җыенына транспорт элемтәсе мәсьәләсен хәл итү килгән иде. Торак пунктта яшәүчеләр автобусларның ешрак йөрүен сорый. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» яза. Монда ике маршрут - иртәнге биштән алып 16 сәгатькә кадәр шәхси маршрутлар һәм көненә дүрт тапкыр муниципаль рейслар уза. Авыл халкы графикны бераз үзгәртергә һәм автобусларны бистәгә ешрак җибәрүләрен сорый. "Әйе, бездә автобус бар. Тик юллар тар һәм кечкенә автобус җибәргәннәр. Читать дальше...