Теләче районы судьясы Тимур Салехов җиңүче булды
(Теләче, 24 февраль, «Татар-информ», « Теләче »). 2021 елның 21-22 февралендә Казан шәһәрендә бильярд спорты буенча Татарстан Республикасы судлары арасында Беренчелек үтте. Киеренке һәм мавыктыргыч көрәш нәтиҗәсендә Теләче районы суды буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы Тимур Салехов җиңүче булды, Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Максим Беляев һәм Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе Роман Гафаров мөрәҗәгать иттеләр, барысына да уңышлар, динамик уен һәм лаеклы җиңүләр теләделәр. Турнир челтәре 36 спортчы — Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасы Арбитраж суды судьяларыннан, район (шәһәр) судлары, җәмәгать судьялары аппаратлары рәисләреннән, судьяларыннан һәм хезмәткәрләреннән формалашкан иде. Ярышларның баш хөкемдары Юрий Шишонин. Ярышларның беренче көне нәтиҗәләре буенча иң көчлеләр төркемнәре билгеләнде, алар икенче көнне бүләкләр комплекты уйнаттылар. Киеренке һәм мавыктыргыч көрәш нәтиҗәсендә икенче урында — Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, өченче урынны Татарстан Республикасы Арча районы суды рәисе Марс Миндубаев һәм Татарстан Республикасы Арбитраж суды судьясы Айдар Галиуллин бүлеште.