Салым хезмәте Татарстанда декларация тапшыручылардан казнага 1 млрд сум керүен көтә
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Салым хезмәте Татарстанда 2020 ел өчен декларация тапшыручылардан казнага 1 млрд сумнан артык салым керүен көтә. «Керемнәрен декларацияләргә тиешле физик затлардан тулаем 1 млрд сумнан артык суммага 90 мең декларация тапшырылуы көтелә. Бүгенге көнгә 23 мең декларация тапшырылган», — диде Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Алдарак әйтелгәнчә , 3-НДФЛ декларациясе тапшырырга... Читать дальше...