Иске Ярмәк авылында «Ак каен» фольклор ансамбленең 50 еллыгын уздырдылар
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында «Ак каен» татар халык фольклор ансамбленең 50 еллыгын уздырдылар. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, Иске Ярмәк авылы «Ярмәк вагы» биюенең туган җире. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ансамбль коллективын БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков котлады.