Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булган
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Ул 1953 елгы ир-ат.. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 23нче майга республикада Covid-19 вирусыннан 490 үлем очрагы теркәлгән.