Татарстанлыларга яшен вакытында саклык чаралары турында искә төшерделәр
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанлыларга яшен вакытында саклык чаралары турында искә төшерделәр. Синоптиклар фаразлавынча, 9 июнь киченнән 10 июньгә кадәр Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр, көчле җил булачак. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте кисәтә. Көчле җил вакытында өйдә калырга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Урамда булган очракта, реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ерак булырга кирәк. Читать дальше...