Татарстанда вакцинация узмаган мәчет хезмәткәрләре эшеннән читләштерелми
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Мария Исхак). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте әлегә Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләнмәгән мәчет хезмәткәрләрен эштән читләштерергә планлаштырмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан мөфтияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин мәчет хезмәткәрләре өчен яңа чикләүләр кертелү турында хәбәр иткән иде. Аңа буйсынучы мөхтәсибәтләрдә дин әһелләре коронавирустан прививка ясатмыйча эшкә чыга алмаячак... Читать дальше...