Казанда юлдан чыгып баручы ике баланы җиңел машина бәрдергән
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук ). 26 июньдә, шимбә көнне, кичке сәгать бишенчедә Ломжа урамындагы 22б йорты каршында җәяүлеләр юлыннан чыгып баручы ике баланы машина бәрдергән. Якынча белешмә буенча, KIA машинасы белән идарә итүче 48 яшьлек ир-ат ике җәяүлеләр кичүеннән кечкенә баласы белән чыгып килүче хатын-кызга юл бирмәгән. « Юл-транспорт һәлакәтендә 6 яшьлек малай умыртка баганасын сындырган, ә 4 яшьлек кызның боты сынган. Ике баланы да хастаханәгә алып киткәннәр. Хатын-кыз зыян күрмәгән»... Читать дальше...