Татарстанда бер ел эчендә 450 гаилә «Яшь гаилә» программасы буенча яңа торак алды
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 31 муниципаль берәмлектән 1 меңнән артык гаилә «Яшь гаилә» социаль ипотека программасында катнашуга теләк белдергән, шуларның 450се яңа торакка күчкән. Торак урыннар бирү тәртибе нәкъ бер ел элек расланган иде. Документ программада барлык яшь гаиләләрнең, шул исәптән коммерция, бюджеттан тыш оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүче, шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгульләрнең катнашу шартларын һәм критерийларын билгеләде. Бу инициативаны ТР Яшьләр... Читать дальше...