Республиканың 17 төзелеш программасы 96 процентка үтәлгән
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 17 республика төзелеш программасы 96 процентка үтәлгән. Төзелеш министры Марат Айзатуллин шул хакта Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә җиткерде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоэлемтә режимындагы киңәшмәдә барлык район вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Айзатуллин хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстанда «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» программалары буенча 15 балалар бакчасы төзелгән. Читать дальше...