Азнакай районы имамнары Әсәй авылында гаилә таркалу проблемасы турында сөйләште
(Азнакай, 17 декабрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ », Таңсылу Саниева). Азнакай районы имамнарының үзара җыелып, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшүе матур бер гадәткә әйләнде. Шундый очрашуның чираттагысы Әсәй авылында үтте. Күчмә утырышта район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Татарстан мөфтиятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин һәм имамнар катнашты. Казый буларак, Марат хәзрәт үзен борчыган мәсьәләләргә кагылып үтте. Читать дальше...