Татарча «Билал» мультфильмы премьерасын киләсе ел башында тәкъдим итәләр
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Хозур ТВ» телеканалы татар телендәге «Билал» мультфильмы премьерасын 2022 елның 1 гыйнварында тәкъдим итәчәк. «Әлеге мультфильм „Хозур ТВ“ телеканалында рус телендә күрсәтелде инде. Киләсе елның 1 гыйнварында безнең каналда аны татар телендә дә карарга мөмкин булачак. Татарчага фильм рус теленнән тәрҗемә ителде», — диде «Хозур ТВ» телеканалының баш редакторы Исмәгыйль Гыйндуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Фильмда танылган татар артистлары һәм театр актерлары... Читать дальше...