Казахстанда Халыкара фестивальдә Башкортстанны Зәйнетдиновлар гаиләсе тәкъдим итә
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 14-15 декабрьдә Казахстан Республикасының Костанай шәһәрендә «Tүркi әлемi» Халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары халыкара фестивале уза. Ул Казахстан Республикасының бәйсезлегенә 30 ел тулуга багышланган. Чара халыклар дуслыгын ныгыту, төрки телле халыклар арасында мәдәниятләрне үстерү һәм үзара баету максатыннан уздырыла. Фестивальдә Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россиядән әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнаша. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Читать дальше...